1
Чыгыш 32:1
Изге Язма
TtrBBL
Инде күп вакыт узып та, Мусаның һаман да таудан төшмәвен күргәч, кешеләр Һарун тирәсенә җыелдылар һәм аңа: – Әйдә, безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез, – диделәр.
Compare
Explore Чыгыш 32:1
2
Чыгыш 32:7-8
Шулчак Раббы Мусага: – Тиз генә түбәнгә төш, Мисыр җиреннән алып чыккан халкың бозылды! – диде. – Минем әмерләремнән алар бик тиз тайпылдылар, үзләренә үгез бозау сынын коеп, шуңа табындылар һәм корбаннар китерделәр, һәм халык әйтте: «Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!»
Explore Чыгыш 32:7-8
3
Чыгыш 32:5-6
Һарун, моны күреп, бозау каршында мәзбәх төзеде һәм әйтте: – Иртәгә Раббы хөрмәтенә бәйрәм булыр. Икенче көнне халык, бик иртә торып, тулаем яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде; соңыннан барысы утырып ашап-эчте дә күңел ачарга кереште.
Explore Чыгыш 32:5-6
4
Чыгыш 32:30
Икенче көнне иртән Муса халыкка әйтте: – Гөнаһыгыз зур сезнең! Әмма мин хәзер Раббы янына менәм, бәлки, гөнаһларыгызны кичерүен үтенә алырмын!
Explore Чыгыш 32:30