1
II Тессалуникәлеләргә хат 2:3
Изге Язма
TtrBBL
Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Аллаһыдан баш тартмыйча һәм һәлакәткә дучар ителгән канунсыз кеше килмичә торып, ул көн җитмәячәк.
Compare
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:3
2
II Тессалуникәлеләргә хат 2:13
Имандашлар – Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чөнки Рухның сезне изге итүе һәм хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы беренче булып коткару өчен сезне сайлады.
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:13
3
II Тессалуникәлеләргә хат 2:4
Ул кеше алла дип аталган һәм кешеләр табына торган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк.
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:4
4
II Тессалуникәлеләргә хат 2:16-17
Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас өмет биргән Атабыз Аллаһы күңелләрегезне юатсын, һәртөрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә сезгә көч бирсен.
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:16-17
5
II Тессалуникәлеләргә хат 2:11
Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур буталчыклык җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар.
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:11
6
II Тессалуникәлеләргә хат 2:9-10
Шайтан тәэсирендә канунсыз кеше зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтеп килер, һәртөрле явыз хәйләләрне һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар.
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:9-10
7
II Тессалуникәлеләргә хат 2:7
Канунсызлыкның яшерен көче инде эшкә тотынган, ләкин тоткарлаучы үзе киткәнче тоткарлавын дәвам иттерер.
Explore II Тессалуникәлеләргә хат 2:7