Маттай 20
20
Йөзем бакчасында эшләүчеләр турында гыйбрәтле хикәя
1Сүзен дәвам итеп Гайсә:
– Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – Әйтик, хуҗа кеше иртән иртүк үзенең йөзем бакчасында эшләргә кешеләр ялларга барган ди. 2Ялчылар белән көненә бер динардан килешкәч, ул аларны йөзем бакчасына озаткан да, 3иртәнге сәгать тугызда#20:3 …иртәнге сәгать тугызда… – сүзлектәге «Вакыт хисабы»н карагыз. кабат базар мәйданына килеп, эшсез торган башка кешеләрне күргән һәм аларга: 4«Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз, мин сезгә тиешлесен түләрмен», – дигән. Тегеләр киткәннәр. 5Хуҗа кеше сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай эшләгән. 6Кичке бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыккан һәм басып торган кешеләрне күреп: «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган. 7«Безне беркем ялламады», – дип җавап биргәннәр аңа. Шуннан ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дигән.
8Кич җиткәч, хуҗа үзенең идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып эш хакын түлә – ахырдан ялланган кешеләрдән башлап беренчеләре белән тәмамла», – дигән. 9Кичке биштә ялланучыларның һәрберсе берәр динар акча алган. 10Моны күреп, беренче булып килгәннәре, күбрәк алырбыз, дип уйлаганнар. Әмма аларга да берәр динар түләгәч, 11хуҗага зарланырга тотынганнар: 12«Соңыннан килгәннәр бары бер сәгать эшләде, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит бүген көнозын эссе кояш астында эшләдек». 13Әмма аларның берсенә җавап итеп ул: «Дус кеше, мин сиңа карата гаделсезлек кылмадым; без синең белән бер динардан килештек түгелме соң? 14Үзеңә тиешлесен ал да кит. Минем исә ахырдан килүчегә дә сиңа түләгән кадәр бирәсем килә. 15Үз акчамны үзем теләгәнчә сарыф итәргә хакым юкмыни минем? Әллә син минем юмартлыгымнан көнләшәсеңме?» – дигән.
16Менә шулай, соңгылар – беренче, беренчеләр исә соңгы булыр.
Гайсәнең янә Үзенең үлеме турында әйтүе
(Марк 10:32-34; Лүк 18:31-34)
17Иерусалимгә юл тотканда Гайсә, Үзенең унике шәкертен читкәрәк алып китеп, болай диде:
18– Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм Канун белгечләре кулына тотып бирерләр һәм үлемгә хөкем итәрләр, 19шуннан мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, тегеләр исә Аны мыскыл итәрләр, камчы белән суктырырлар, ахырдан хачка кадакларлар. Әмма өченче көндә Ул үледән терелер.
Гайсә һәм Зебедәй угыллары
(Марк 10:35-45)
20Шунда Зебедәйнең хатыны, үзенең угылларын ияртеп, гозер белән Гайсә каршына килеп башын иде.
21– Нинди йомышың бар? – дип сорады аңардан Гайсә.
– Минем угылларым Синең Патшалыгыңда уң һәм сул ягыңнан урын алырлар, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын.
22– Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы соң?
– Алырбыз, – диде тегеләр.
23– Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр.
24Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә ачуы чыкты. 25Гайсә исә аларның барысын Үз янына чакырып алды да әйтте:
– Сез беләсез: халык җитәкчеләре үз халкы өстеннән хакимлек кыла, түрәләр дә халык белән идарә итә. 26Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче, 27беренче булырга теләүче – колыгызга әйләнсен. 28Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен Үзенең гомерен бирергә дип килде.
Гайсәнең ике сукырны савыктыруы
(Марк 10:46-52; Лүк 18:35-43)
29Гайсә һәм Аның шәкертләре Әрихә каласыннан китеп барганда, алар артыннан бик күп халык иярде. 30Юл читендә ике сукыр утыра иде. Гайсәнең үтеп баруын ишетеп алар:
– Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкыра башлады.
31Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды:
– Әфәндем, Давыт Углы! Кызган безне!
32Гайсә, туктап, аларны чакырып алды да:
– Сез Миннән нәрсә көтәсез? – дип сорады.
33– Әфәндем! Күзләребез ачылса иде! – диде алар.
34Гайсә, бу ике сукырны кызганып, аларның күзләренә орынды, һәм тегеләр шундук күрә башлады, аннары Аңа ияреп китте.
Tans Gekies:
Маттай 20: ИНҖ2025
Kleurmerk
Deel
Kopieer

Wil jy jou kleurmerke oor al jou toestelle gestoor hê? Teken in of teken aan
© Институт перевода Библии, 2025