1
Лүк 17:19
Инҗил
ИНҖ2025
Шуннан Гайсә аңа: – Тор һәм юлыңда бул. Сине ышануың савыктырды, – диде.
Vergelyk
Verken Лүк 17:19
2
Лүк 17:4
сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны.
Verken Лүк 17:4
3
Лүк 17:15-16
Аларның берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә кычкырып-кычкырып Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды; аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәтләрен укыды. Әлеге кеше самареяле иде.
Verken Лүк 17:15-16
4
Лүк 17:3
Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер
Verken Лүк 17:3
5
Лүк 17:17
Гайсә аңардан: – Уныгыз да савыкмадымыни? – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң?
Verken Лүк 17:17
6
Лүк 17:6
Аларга җавап итеп Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып чык та диңгезгә күчеп тамыр җибәр!» – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
Verken Лүк 17:6
7
Лүк 17:33
Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын югалткан кеше аны саклап калыр.
Verken Лүк 17:33
8
Лүк 17:1-2
Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы! Шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Verken Лүк 17:1-2
9
Лүк 17:26-27
Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кабат килгәндә дә шулай булыр. Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр дә кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Шуннан туфан сулары калкып һәммәсен һәлак иткән.
Verken Лүк 17:26-27
Tuisblad
Bybel
Leesplanne
Video's