1
Римлыларга хат 14:17-18
Инҗил
ИНҖ2025
Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биргән хаклык, иминлек һәм шатлыктан гыйбарәт. Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһының ризалыгын таба һәм кешеләр тарафыннан хуплана.
Paghambingin
I-explore Римлыларга хат 14:17-18
2
Римлыларга хат 14:8
Әгәр яшибез икән – Хакимебез өчен яшибез, үләбез икән – Хакимебез өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке.
I-explore Римлыларга хат 14:8
3
Римлыларга хат 14:19
Шулай булгач, татулыкка һәм бер-беребезне иманда ныгытуга омтылыйк.
I-explore Римлыларга хат 14:19
4
Римлыларга хат 14:13
Шуңа күрә бер-беребезне гаепләүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра яки гөнаһка этәрә торган гамәлләр кылмаска тырышыгыз.
I-explore Римлыларга хат 14:13
5
Римлыларга хат 14:11-12
Язмада болай дип әйтелгән: «Мәңге тере булуым хак булган кебек, һәрбер тез Минем алда чүгәчәк, һәрбер тел Миңа мактау яудырачак, – ди Раббы». Безнең һәркайсыбыз Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк.
I-explore Римлыларга хат 14:11-12
6
Римлыларга хат 14:1
Иманы саерак кешене, фикерләре турында бәхәсләшмичә, үз арагызга кабул итегез.
I-explore Римлыларга хат 14:1
7
Римлыларга хат 14:4
Икенче берәүнең хезмәтчесен гаепләргә кем әле син?! Үз хуҗасы каршында ул басып торырга да, егылырга да мөмкин. Егылса да, торып басачак, чөнки аны аягына бастырырга Хакимебезнең кодрәте җитәрлек.
I-explore Римлыларга хат 14:4
Home
Biblia
Mga Gabay
Mga Palabas