Римлыларга хат 15
15
1Без, көчлеләр, көчсезләрнең кимчелекләренә түзәргә тиеш һәм үз-үзебезгә ярарга тырышырга тиеш түгел. 2Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. 3Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады бит. Изге язмада болай язылган: «Сине яманлаганнарның хурлаулары өстемә төште»#15:3 Карагыз: «Зәбур», 68:10. . 4Изге язмадан ала торган чыдамлык һәм юану аша өметебез булсын дип, Изге язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган. 5Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бирсен. 6Шулай итеп, барыгыз бергә бер авыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын һәм Атасын данларсыз.
Яхшы хәбәрнең башка халыкларга игълан ителүе
7Шуңа күрә, Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткәндәй, бер-берегезне кабул итегез. 8Шуны әйтергә телим: ата-бабаларга бирелгән вәгъдәләрне расларга дип, Аллаһының тугрылыклы икәнен күрсәтү өчен, Мәсих яһүдиләргә хезмәт итәргә килде. 9Аллаһының башка халыкларга күрсәткән шәфкате өчен алар Аллаһыны данласын дип тә килде Ул. Изге язмада:
«Шуның өчен Сине чит кавемнәр арасында данлармын,
исемеңә мәдхияләр җырлармын!»#15:9 Карагыз: «Зәбур», 17:50; «II Патшалар», 22:50. –
дип язылган бит. 10Аннары тагын:
«Әй, халыклар, Аллаһы халкы белән бергә шатланыгыз!»#15:10 Карагыз: «Канун», 32:43. –
диелгән. 11Һәм тагын:
«Әй халыклар, Раббыны данлагыз!
Әй кавемнәр, зурлагыз сез Аны!»#15:11 Карагыз: «Зәбур», 116:1. –
дип язылган. 12Ишагыйя да болай ди:
«Ишай тамырыннан чыккан сабак килер
һәм халыклар белән хакимлек итү өчен күтәрелер,
алар Аңа өмет баглаячаклар»#15:12 Карагыз: «Ишагыйя», 11:1, 10. .
13Изге Рухның кодрәте аша өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Паул – башка милләтләр арасында хезмәт итүче
14Имандашларым, мин ышанам, сез игелеклелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз һәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез. 15Шуңа да карамастан, имандашларым, бу хатымда кайбер мәсьәләләр турында шактый кыю рәвештә исегезгә төшерәм, чөнки Аллаһы Үзенең мәрхәмәте белән 16мине яһүди булмаганнарга Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе итте. Яһүди булмаганнар Изге Рух аркылы изгеләндерелеп, Аллаһыга яраклы корбан булсын өчен, мин, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам.
17Шулай итеп, Мәсих Гайсәнеке булганлыктан, Аллаһыга хезмәт итүем белән горурлана алам. 18-19Яһүди булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү өчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнар турында гына сөйләргә батырчылык итәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар көче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин шулай Иерусалимнән Иллүрикүн өлкәсенә кадәр йөреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. 20Ә башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем. 21Изге язмада язылганча:
«Аның хакында әйтелмәгән кешеләр күрәчәкләр,
ишетмәгәннәр аңлаячаклар»#15:21 Карагыз: «Ишагыйя», 52:15. , –
дип эшләдем.
Паулның Римга бару нияте
22Моның өчен мин күп тапкырлар яныгызга барырга теләсәм дә, әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. 23Инде бу төбәкләрдә эшләү мөмкинлеге булмаганга һәм күп еллардан бирле сезгә барырга бик теләгәнлектән, 24Испаниягә юл тотканда, яныгызга барырмын. Испаниягә барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәтләнгәннән соң, сез мине юлга озатырсыз дип өмет итәм. 25Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү өчен, Иерусалимгә барам, 26чөнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдәге изгеләр арасында ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар. 27Алар шулай эшләргә карар кылдылар һәм, дөрестән дә, яһүди булмаганнар яһүдиләр алдында бурычлы. Яһүди булмаганнар яһүдиләрнең рухи фатихаларын уртаклашкан икән, яһүди булмаганнар матди яктан аларга ярдәм күрсәтергә тиешләр. 28Моны башкарып чыккач һәм җыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соң, мин Испаниягә китәрмен һәм юл уңаенда яныгызда тукталырмын. 29Яныгызга килгәндә исә, Мәсихнең тулы фатихасы белән киләчәгемне беләм.
30Имандашларым, Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән һәм Изге Рух аша килүче мәхәббәт белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем өчен Аллаһыга дога кылыгыз. 31Яһүдиядәге иман итмәүчеләр миңа зыян китермәсен, һәм Иерусалимдәге изгеләр мин алып килгән акчалата ярдәмне кабул итсен өчен, дога кылыгыз. 32Шулай итеп, Аллаһы насыйп итсә, мин, шатланып, яныгызга килермен һәм, сезнең белән аралашып, көч җыя алырмын. 33Иминлек бирүче Аллаһы сезнең һәммәгез белән булсын! Амин.
Currently Selected:
Римлыларга хат 15: TtrBBL
ማድመቅ
ኮፒ
አወዳድር
ያጋሩ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2015