Римлыларга хат 16

16
Шәхси сәламнәр
1Сезгә Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбәне тәкъдим итәм: 2Хаким Гайсәнеке булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм аңа үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез, чөнки ул күпләргә һәм минем үземә дә игелек эшләде.
3Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. 4Алар минем җаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, мин генә түгел, яһүди булмаганнарның барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр аларга. 5Өйләрендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез.
Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сөекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз. 6Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез. 7Минем белән бергә зинданда булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Алар рәсүлләр арасында күренекле һәм Мәсихкә миннән алда иман китергәннәр. 8Хаким Гайсәнеке булган кадерле дустым Амплиәткә сәлам әйтегез. 9Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез.
10Мәсихкә хезмәттә сыналып хупланган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсендәгеләргә сәлам җиткерегез. 11Кардәш-ыруым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис өеннән булганнарның Хакимебез Гайсәгә иман итүчеләренә сәлам диегез. 12Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хаким өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам әйтегез. 13Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук анасына сәлам. Ул – минем дә анам. 14Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез. 15Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпас һәм алар белән булган барлык изгеләргә сәлам әйтегез.
16Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыралар.
17Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез. 18Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, ихлас күңеллеләрне алдыйлар. 19Сезнең иманга буйсынуыгыз һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мин сезнең өчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күңелле булуыгызны телим. 20Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астына изеп ташлар. Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын!
21Хезмәттәшем Тимутәй һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр.
22Бу хатны язып баручы мин, Терти дә, Хаким Гайсәгә иман китергән кеше буларак сезне сәламлим.
23Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам җибәрә. Шәһәр милкен саклаучы Эрасты һәм имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтәләр. [24]#16:24 Кайбер кулъязмаларда 24 нче аять тә бар: «Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең һәммәгез белән булсын! Амин».
25-26Аллаһыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сөйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәңгелек Аллаһының әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аркылы кешеләр Аңа иман китерсен һәм буйсынсын өчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде. 27Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин#16:25-27 Кайбер кулъязмаларда 25-27 нче аятьләр юк. .

ማድመቅ

ኮፒ

አወዳድር

ያጋሩ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ