1
Римлыларга хат 15:13
Изге Язма
TtrBBL
Изге Рухның кодрәте аша өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 15:4
Изге язмадан ала торган чыдамлык һәм юану аша өметебез булсын дип, Изге язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган.
3
Римлыларга хат 15:5-6
Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бирсен. Шулай итеп, барыгыз бергә бер авыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын һәм Атасын данларсыз.
4
Римлыларга хат 15:7
Шуңа күрә, Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткәндәй, бер-берегезне кабул итегез.
5
Римлыларга хат 15:2
Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш.