1
Рәсүлләр 2:38
Инҗил
ИНҖ2025
– Гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, һәркайсыгыз, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәсен, һәм сез Аллаһы бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез.
Vergelyk
Verken Рәсүлләр 2:38
2
Рәсүлләр 2:42
Ул кешеләр, һәрчак рәсүлләрнең тәгълиматын өйрәнүдә булып, бер-берсе белән аралашып, икмәк сындыру йоласында катнашып, бергәләп дога кылып яшәделәр.
Verken Рәсүлләр 2:42
3
Рәсүлләр 2:4
Барысы да Изге Рух белән сугарылып төрле телләрдә сөйли башлады – бу сәләтне аларга Изге Рух бирде.
Verken Рәсүлләр 2:4
4
Рәсүлләр 2:2-4
Бермәлне, көчле җил искәндәге кебек, күктән тавыш ишетелде һәм алар утырган йортны тутырды. Шуннан алар ялкын телләренә охшаган нәрсә күрделәр, һәм шул телләр, аерылып китеп, аларның һәркайсына берәмләп кунды. Барысы да Изге Рух белән сугарылып төрле телләрдә сөйли башлады – бу сәләтне аларга Изге Рух бирде.
Verken Рәсүлләр 2:2-4
5
Рәсүлләр 2:46-47-46-47
көн саен Аллаһы йортында җыелып, үз өйләрендә исә Аллаһыны данлый-данлый, шат һәм ихлас күңел белән икмәк сындыру йоласын үтәделәр, бергәләп ризык ашадылар. Бар халык аларны ярата, Раббы исә котылганнарның санын көн дә арттырып тора иде.
Verken Рәсүлләр 2:46-47-46-47
6
Рәсүлләр 2:17
«Ахыргы көннәрдә һәр кешегә Үз Рухымны яудырырмын: угыл-кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер, – ди Аллаһы.
Verken Рәсүлләр 2:17
7
Рәсүлләр 2:44-45
Иман юлындагы бу кешеләр бергә көн күрделәр, һәм аларның бар нәрсәләре уртак иде. Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, килгән акчаны алар һәркемнең ихтыяҗына карап үзара бүлештеләр
Verken Рәсүлләр 2:44-45
8
Рәсүлләр 2:21
Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылыр».
Verken Рәсүлләр 2:21
9
Рәсүлләр 2:19-20
Раббының бөек һәм шөһрәтле көне алдыннан югарыда, күктә, – могҗизалар, түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен: кан, ут һәм төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай кан төсенә керер.
Verken Рәсүлләр 2:19-20
Tuisblad
Bybel
Leesplanne
Video's