Маттай 28

28
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
(Марк 16:1-8; Лүк 24:1-12; Яхъя 20:1-10)
1Шимбә үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям таңнан торып кабер янына киттеләр. 2Шулчак җирләрне тетрәтеп күктән Раббы фәрештәсе иңде дә кабер янына килеп ташны читкә тәгәрәтте һәм шул таш өстенә утырды. 3Аның йөзеннән яшен утыдай нур бөркелә, ә киемнәре кар сыман ап-ак иде. 4Сакчылар куркудан дер калтырап мәеттәй агарындылар. 5Хатыннарга исә фәрештә болай диде:
– Курыкмагыз! Хачка кадакланган Гайсәне эзләвегез мәгълүм миңа. 6Монда юк Ул. Үзе алдан әйткәнчә, Ул үледән терелде. Менә, Ул яткан урынны килеп карагыз. 7Тизрәк барып шәкертләренә: «Гайсә үледән терелде! Ул сезне Гәлиләядә көтеп торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны хәбәр итәргә килдем.
8Хатыннар куркып, шул ук вакытта бик нык шатланып тиз генә мәгарәдән чыктылар да Гайсәнең шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр. 9Шулчак һич көтмәгәндә каршыларында Гайсә Үзе пәйда булды.
– Иминлек телим сезгә! – диде Ул.
Хатыннар Гайсә янына килделәр, алдына тезләнеп, Аның аякларын кочып алдылар.
10– Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Шәкертләремә кайтып әйтегез: Гәлиләягә бара торсыннар – Мине шунда күрерләр.
Кабер сакчыларын җавапка тарту
11Хатыннар китүгә, сакчыларның берничәсе, шәһәргә кайтып, баш руханиларга шушы хәлләрне сөйләп бирде. 12Халык өлкәннәре белән җыелып киңәшкәннән соң, руханилар, сакчыларга күп итеп акча биреп, 13аларны кисәтеп куйдылар:
– Сораган кешегә, без йоклаган чакта шәкертләре, килеп, Гайсәнең җәсәден урлап киткәннәр, дип әйтегез. 14Бу хәбәр идарәчегә барып ирешер дип борчылмагыз, сезнең гаепсез булуыгызга аны ышандыра алырбыз, – диделәр.
15Сакчылар акчаны алдылар һәм ничек кушсалар, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында бүгенге көнгәчә яши бирә.
Гайсә шәкертләренә йөкләнгән бурыч
(Марк 16:14-18; Лүк 24:36-49; Яхъя 20:19-23)
16Гайсәнең унбер шәкерте Гәлиләягә, Ул барырга кушкан тауга таба чыгып китте. 17Гайсәне күрүгә, шәкертләре Аның каршына килеп тезләнде; кайберләре исә һаман ышанып бетми иде әле. 18Гайсә алар янына килеп:
– Күктә һәм җирдә бөтен хакимлек Миңа бирелде. 19Шуңа күрә барча халыклар янына барыгыз һәм аларны Минем шәкертләрем итегез, Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз, 20Мин сезгә кушкан һәммә нәрсәне үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: дөнья беткәнгә кадәр Мин һәрвакыт сезнең янда булырмын.

Označeno

Deli

Kopiraj

None

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi