Маттай 27

27
Гайсәне Пилатка тапшыру
(Марк 15:1; Лүк 23:1-2; Яхъя 18:28-32)
1Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре җыелып Гайсәне үтерергә хәл кылдылар. 2Аннары Аны бәйләп Рим идарәчесе Пилат янына алып килделәр.
Яһүдәнең үлеме
(Рәсүлләр 1:18-19)
3Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлем җәзасына хөкем ителүен белгәч, кылган гамәленә үкенеп утыз көмеш тәңкәне баш руханиларга һәм халык өлкәннәренә кайтарып бирде.
4– Гөнаһ эш кылдым мин, бер гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде ул аларга.
– Анда безнең катнашыбыз юк, – дип җавап бирде тегеләр. – Анысы синең эш.
5Яһүдә шул көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте; шуннан соң барып асылынды.
6Баш руханилар тәңкәләрне алып:
– Боларны Аллаһы йорты казнасына салырга ярамас – канлы тәңкәләр бу, – диделәр.
7Алар әлеге акчага, килмешәкләрне җирләр өчен, чүлмәкченең басуын сатып алырга карар кылдылар. 8Шул вакытлардан бу урын Канлы басу дип атала башлый, һәм бүгенге көндә дә аны шулай дип йөртәләр. 9-10Аллаһының Иремия пәйгамбәр аша: «Алар утыз көмеш тәңкәне – Исраил халкы Аңа биргән бәһане алдылар да, Раббы миңа кушканча, чүлмәкченең басуы өчен түләделәр», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
Пилатның Гайсәдән сорау алуы
(Марк 15:2-5; Лүк 23:3-5; Яхъя 18:33-38)
11Гайсәне идарәче каршына китереп бастырдылар.
– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат.
– Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
12Баш руханилар һәм халык өлкәннәре Аны гаепләп сөйләгәндә, Гайсә нәрсә дип тә җавап кайтармады.
13– Сиңа шулкадәр күп гаеп тагалар, әллә ишетмисеңме? – дип сорады Аңардан Пилат.
14Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дәшмәде, һәм моның белән идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.
Пилатның Гайсәне үлемгә хөкем итүе
(Марк 15:6-15; Лүк 23:13-25; Яхъя 18:39–19:16)
15Кабул ителгән гадәт буенча, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 16Яманаты таралган Бараб исемле берәү нәкъ шул көннәрдә зинданда ята иде. 17Шуңа күрә Пилат җыелган халыктан:
– Кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады.
18Баш руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып бирүләрен Пилат аңлый иде. 19Өстәвенә, Пилат хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Гаепсез бу Адәмгә бернинди начарлык эшләмә! Бүген төшемдә мин Аның аркасында шундый газапландым», – дип хәбәр иттерде.
20Баш руханилар һәм халык өлкәннәре исә, Барабны иреккә чыгаруны, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуны таләп итегез дип, халыкны алдан котыртып куйганнар иде.
21– Шушы ике адәмнең кайсысын азат итүемне телисез? – дип сорады идарәче җыелган халыктан.
– Барабны, – диде алар.
22– Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән миңа нишләргә? – дип сорады Пилат.
– Хачка кадакларга Аны! – дип кычкырды бөтенесе бертавыштан.
23– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат.
– Хачка кадакларга Аны! – дип тагын да катырак кычкырды халык.
24Үзенең бернәрсә дә эшли алмавын һәм халык арасында ризасызлык арта баруын күреп, Пилат су китерергә кушты; аннары халык алдында кулларын юып:
– Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегез карагыз! – диде.
25– Гаебе безгә һәм безнең балаларга төшсен! – дип дәррәү җавап кайтарды халык.
26Пилат шунда Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.
Гаскәриләрнең Гайсәне мәсхәрәләве
(Марк 15:16-20; Яхъя 19:2-3)
27Шуннан гаскәриләр Гайсәне идарәче Пилат сараена (преториумга) алып килделәр, һәм бар гаскәр Аның тирәсенә җыелды. 28Алар, Гайсәнең киемнәрен салдырып, өстенә куе кызыл төстәге япанча, 29башына чәнечкеле чыбыклардан үрелгән таҗ кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм Аның каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар; 30Аңа төкерделәр, таяк белән башына суктылар. 31Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстендәге япанчасын салдырып, Үзенең киемнәрен кидерделәр дә хачка кадакларга алып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
(Марк 15:21-32; Лүк 23:26-43; Яхъя 19:17-27)
32Чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, гаскәриләр аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр. 33Гөлгетә (ягъни «баш сөяге») дип аталган урынга килеп җиткәч, 34Гайсәгә үт кушылган шәраб бирделәр, әмма татып карагач, Ул аны эчмәде. 35Гайсәне хачка кадаклагач, гаскәриләр жирәбә салып Аның киемнәрен бүлештеләр дә 36Аны сакларга дип утырыштылар. 37Гайсәнең баш очына Аның гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркеттеләр. 38Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. 39Үтеп баручылар, баш чайкап, Аны хурладылар.
40– Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, өч көндә аны яңадан төзүче! Аллаһы Углы булсаң, Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.
41Аны баш руханилар белән бергә Канун белгечләре дә, халык өлкәннәре дә мыскыллады:
42– Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый. Әгәр Ул Исраил Патшасы икән, төшсен хачтан, шул чакта Аңа ышанырбыз! 43Аллаһыга өметләнде Ул; әгәр Аллаһыга шулай кадерле булса, Аллаһы коткарсын Аны! Ул бит Үзен Аллаһы Углы дип атый иде.
44Гайсә белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләде.
Гайсәнең үлеме
(Марк 15:33-41; Лүк 23:44-49; Яхъя 19:28-30)
45Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. 46Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә:
– Эли, Эли, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата).
47Янәшәдә торучылар Аның сүзләрен ишетеп:
– Ильяс пәйгамбәрне чакыра, – диделәр.
48Ә берсе шунда, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элде дә Аңа эчәргә бирде. 49Башкалары исә:
– Әйдәгез карыйк, Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диде.
50Гайсә тагын каты итеп бер кычкырды да җан бирде.
51Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылды, 52каберләр ачылып китеп, гүр иясе булган бик күп изгеләргә җан керде, 53һәм алар каберләреннән торып чыкты; соңыннан, Гайсә үледән терелгәч, алар изге шәһәр Иерусалимгә килделәр, һәм күпләр аларны күрде.
54Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәвен һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар.
– Ул чынлап та Аллаһы Углы булган икән, – диеште алар.
55-56Анда читтән карап торучы хатын-кызлар да байтак булып, алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде. Алар, Гәлиләядән үк Гайсәгә ияреп килеп, Аңа ярдәм итүчеләрдән иде.
Гайсәне кабергә салу
(Марк 15:42-47; Лүк 23:50-56; Яхъя 19:38-42)
57Кичке якта Ариматайдан Йосыф исемле бер бай кеше килде, ул да Гайсәнең шәкерте иде; 58Пилаттан Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорап, теге аңа җәсәдне бирергә боерды. 59Йосыф, җәсәдне алып, чиста җитен тукымага төрде дә 60күптән түгел генә кыяда уелган үзенең кабер-мәгарәсенә илтеп салды һәм, зур бер таш тәгәрәтеп китереп, мәгарә авызын томалап куйды да китеп барды. 61Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утырып калдылар.
Кабер сакчылары
62Иртәгесе көнне – ул шимбә көн иде – Пилат янына баш руханилар белән фарисейлар килде.
63– Әфәнде, исән чагында теге ялганчының «өченче көндә Мин үледән тереләчәкмен» дип әйткән сүзләре искә төште, – диде алар. – 64Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре, килеп, җәсәден урлап китәрләр дә соңыннан халыкка «Ул үледән терелде» дип әйтерләр; һәм бу ялган беренчесеннән яманрак булыр.
65– Сакчылар алыгыз да, үзегез кирәк дип санаганча, каберне саклагыз, – диде аларга Пилат.
66Тегеләр киттеләр һәм, мәгарә авызын томалаган ташка мөһер сугып, гаскәриләрне каравылга куйдылар.

Označeno

Deli

Kopiraj

None

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi