Халык өлкәннәре белән җыелып киңәшкәннән соң, руханилар, сакчыларга күп итеп акча биреп, аларны кисәтеп куйдылар:
– Сораган кешегә, без йоклаган чакта шәкертләре, килеп, Гайсәнең җәсәден урлап киткәннәр, дип әйтегез. Бу хәбәр идарәчегә барып ирешер дип борчылмагыз, сезнең гаепсез булуыгызга аны ышандыра алырбыз, – диделәр.
Сакчылар акчаны алдылар һәм ничек кушсалар, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында бүгенге көнгәчә яши бирә.