YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 14

14
Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш
1Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз. 2Атам йортында урын күп. Әгәр шулай булмаса, сезгә урын әзерләргә барам, дип әйтер идеммени? 3Барып урын әзерләгәч, сез дә минем янда булсын өчен, кабат килеп сезне Үзем белән алып китәрмен. 4Минем кая барасымны һәм шунда илтә торган юлны сез беләсез.
5Шулвакыт Томас:
– Хакимем! Синең кайда китүең безгә билгесез, шулай булгач, анда барыр юлны каян белербез? – диде Гайсәгә.
6– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына һәркем бары Минем аша гына килә ала. 7Әгәр Мине чынлап белгән булсагыз, Атамны да белер идегез. Шушы вакыттан башлап сез Аны беләсез һәм күрдегез дә инде, – дип җавап бирде Гайсә.
8– Хакимем! Атаны күрсәт, безгә шул җитәр иде, – диде Аңа Филип.
9– Филип, күпме вакытлар Мин сезнең арада, һәм син әле дә Мине белмисеңме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атамны да күргән була. Ничек инде син «Атаны күрсәт» дисең? 10Мин – Атамда, Атамның исә Миндә булуына ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үзлегемнән сөйләмим – Миндә булган Атам Үз эшен башкара. 11«Мин – Атамда, Атам – Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Әйткәннәремә ышанмыйсыз икән, кылган эшләрем хакына Миңа ышаныгыз. 12Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа инанган кеше Мин башкарган эшләрне, хәтта аннан да зурракларын башкарыр, чөнки Мин Атам янына китәм. 13Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, эшләрмен, һәм Углы шулай Атасының данын арттырыр. 14Исемемне әйтеп нәрсә сорасагыз да – эшләрмен.
Гайсә вәгъдә иткән Изге Рух
15Әгәр Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез. 16Мин Атамнан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы бирер, ул Яклаучы сезнең белән мәңге булыр. 17Әлеге Яклаучы – Хакыйкать Рухыдыр. Дөнья Аны кабул итә алмый, чөнки Аны күрми һәм белми. Ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең күңелегездә, һәм Ул һәрчак сезнең белән булыр.
18Мин сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен. 19Бераздан дөнья Мине күрмәс, әмма сез күрерсез. Мин яшим икән, сез дә яшәрсез. 20Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин – сездә икәнне шул көнне белерсез. 21Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине яратадыр. Ә Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.
22– Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады Аңардан Яһүдә (Искариот түгел).
23Гайсә аңа:
– Мине яраткан кеше сүзләремне тотар. Шул чакта Атам да аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, бергә яшәрбез. 24Мине яратмаган кеше сүземне тотмас. Ә бит сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – дип җавап бирде, аннары болай дип дәвам итте, 25– боларны Мин яныгызда чакта әйтеп куям. 26Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы – Изге Рух – сезне һәммә нәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер.
27Мин сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык кешеләр биргәненә охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28«Сездән китәм һәм яныгызга янә киләчәкмен» дигәнемне ишеттегез. Әгәр Мине яратсагыз, Атам янына барам, дигән сүзләремә куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк. 29Шушы хәлләр гамәлгә ашкач сез Миңа ышансын өчен, бу турыда сезгә алдан ук әйтеп куям. 30Инде сезнең белән бүтән сөйләшә алмам, чөнки бу дөньяның хакиме килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк, 31әмма дөнья шуны белсен: Мин Атамны яратам һәм Атам Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам. Ә хәзер торыгыз, китик моннан.

Currently Selected:

Яхъя 14: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in