Яхъя 13
13
Гайсәнең шәкертләр аягын юуы
1Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә бу дөньядан Атасы хозурына китәр вакыт җиткәнне белә иде. Үзе артыннан ияргән шәкертләрен бу дөньяда ничек яраткан булса, аларны ахыргача шулай яратуын Ул эшләре белән раслады.
2Кичке аш вакыты иде. Гайсәгә хыянәт итү фикерен иблис инде Шимун углы Яһүдә Искариот күңеленә салган иде. 3Гайсә исә Атасының һәрнәрсәне Аның кулына тапшырганын һәм Үзенең Аллаһыдан килеп Аллаһы янына китәсен белә иде. 4Шуңа күрә Ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да биленә сөлге урады. 5Шуннан соң ләгәнгә су салды һәм шәкертләренең аякларын юып билендәге сөлге белән сөртә башлады. 6Шимун-Петергә чират җиткәч, Гайсәгә ул:
– Хакимем! Минем аякны юмакчы буласыңмы? – диде.
7– Минем нәрсә эшләгәнемне син әлегә аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың.
8– Минем аякны Син һичкайчан юмассың! – диде Петер.
– Аягыңны юмасам, Минеке дип саналмассың, – дип җавап бирде Гайсә.
9– Хакимем! – диде Шимун-Петер. – Алайса, аягымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр.
10– Юынган кешенең тәне чиста була, аягыннан гайре аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел.
11Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул «сезнең барыгыз да чиста түгел» диде.
12Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өстенә киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга болай диде:
– Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13Сез Мине Остаз, Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ шулмын. 14Әгәр дә Мин, сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, аягыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аягын юарга тиеш. 15Минем кебек эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем. 16Хак сүз әйтәм сезгә: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел. 17Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, бәхетле булырсыз.
18Мин барыгыз турында әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Язмада «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде» дип әйтелгән сүзләр тормышка ашырга тиеш. 19Шул хәлләр гамәлгә ашканнан соң Минем Кем булуыма#13:19 Минем Кем булуыма – 8:24 нең искәрмәсен карагыз. сез ышансын өчен, бу хакта сезгә алдан сөйләп куям. 20Хак сүз әйтәм сезгә: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине дә кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине җибәргән Затны кабул итә.
Гайсәнең хыянәтче Яһүдә турындагы сүзләре
(Маттай 26:20-25; Марк 14:17-21; Лүк 22:21-23)
21Шул сүзләрдән соң Гайсә бик нык көенеп шәкертләренә:
– Хак сүз әйтәм: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен аңламыйча, бер-берсенә караштылар. 23Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде. 24Шимун-Петер шул шәкерткә, Гайсәнең кем хакында сөйләвен сорарга кушып, ишарә ясады. 25Теге шәкерт, Гайсәгә тагы да ныграк якынаеп, Аңардан:
– Хакимем, кем ул? – дип сорады.
26– Икмәк сыныгын манып кемгә бирсәм, шул булыр, – дип җавап кайтарды Гайсә һәм, икмәкне манып алып, Шимун Искариот углы Яһүдәгә бирде.
27Шул сыныкны кулына алуга, Яһүдәнең эченә иблис керде, һәм Гайсә Яһүдәгә:
– Ният иткәнеңне тизрәк эшлә, – диде.
28Әмма Гайсәнең ни өчен шулай дип әйтүен табындагыларның берсе дә аңламады. 29Акча янчыгы Яһүдәдә булганлыктан, кайберләре, Гайсә бәйрәм өчен кирәкле әйбер сатып алырга яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйлады. 30Сыныкны алу белән Яһүдә чыгып китте. Урамда инде төн иде.
Яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз
31Яһүдә чыгып киткәч, Гайсә болай дип әйтте:
– Менә хәзер Адәм Углының данга күмелер вакыты җитте, һәм Аның аша Аллаһыга дан өстәлде. 32[Аның аша Аллаһы данлана икән,]#13:32 Кайбер кулъязмаларда җәя эчендәге сүзләр юк. Аллаһы да Адәм Углын тиздән Үзе аша данлар.
33Балаларым, Мин инде яныгызда озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне кабатлыйм: Мин китәсе урынга килә алмассыз.
34Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне ничек яратсам, сез дә шулай бер-берегезне яратыгыз. 35Бер-берегезне яратсагыз, Минем шәкертләрем булуыгызны барысы да белер.
Син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең
(Маттай 26:31-35; Марк 14:27-31; Лүк 22:31-34)
36Шимун-Петер Аңардан:
– Хакимем, Син кая китәсең? – дип сорады.
Гайсә аңа:
– Мин китәсе урынга Син хәзергә бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде.
37– Хакимем, ни өчен Синең арттан хәзер бара алмыйм? Синең өчен җанымны да бирергә әзермен, – диде Аңа Петер.
38– Минем өчен җаныңны да бирергә әзерсеңме? – диде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сиңа: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең.
Currently Selected:
Яхъя 13: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025