II Көринтлеләргә хат 5
5
1Без беләбез: дөньялыктагы чатырыбыз, ягъни тәнебез җимерелгәч, Аллаһы безгә күкләрдә мәңгелек, кеше кулы белән салынмаган йорт бирәчәк. 2Шуңа күрә әлегә без, күктәге өебездә урнашырга омтылып, көрсенеп яшибез. 3Күктәге өебездә без ялангач килеш тә шәрә булмабыз. 4Бу дөньядагы чатырыбыздан котылырга теләмәгәнгә, без көрсенәбез, тик шулай да, фани нәрсә мәңгелек тормыш тарафыннан йотылсын өчен, күктәге яңа киемне кияргә омтылабыз. 5Аллаһы безне нәкъ менә шуның өчен бар кылды һәм ышанычлы дәлил итеп безгә Үзенең Рухын бирде.
6Шулай итеп, әле шушы тәнебездә чакта Хакимебез Гайсәдән еракта, читтә булсак та, һәрвакыт иминбез, 7чөнки күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән яшибез. 8Әйе, иминлектә яшибез; тәнебезне ташлап, Хакимебез янына урнашуны яхшырак дип табабыз. 9Шуңа күрә, тәнебездә булсак та, тәнебезне ташлап китсәк тә, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга тырышабыз. 10Чөнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, кылганына карап һәркем үзенә тиешлене алсын өчен, безнең барыбызга да Мәсих хөкеме каршына басарга туры киләчәк.
Мәсих аша Аллаһы белән татулашу
11Шулай итеп, Раббыдан куркуның нәрсә икәнен белгәнгә, кешеләрне без шуңа ышандырырга тырышабыз. Аллаһыга безнең кем булуыбыз билгеле, кемлегебез сезнең вөҗданга да билгеледер дип өмет итәм. 12Сезнең алда үзебезне мактарга теләмибез, әмма күңелдә булганы белән түгел, тыштан күренгән нәрсәләр белән мактанучыларга сез җавап бирә алсын өчен, безнең белән мактанырга мөмкинлек бирәбез. 13Әгәр безнең турыда кемдер, болар үз акылында түгел, дип уйлый икән, димәк, без Аллаһы хакына шундыйга әйләнгәнбез; әгәр без үз акылыбызда икән, димәк, без сезнең хакка шундыйлар. 14Безнең белән Мәсихнең мәхәббәте идарә итә, чөнки, бер Кеше бөтенебез хакына үлгән икән, димәк, бөтенебез дә үлгәнбез, дигән фикердә нык торабыз. 15Тереләр үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлгән һәм үледән терелгән Зат өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына үлде.
16Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә кайчандыр кеше үлчәменнән чыгып карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз. 17Шулай итеп, Мәсих белән рухта берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган; элеккеләр артта калды, хәзер бар нәрсә яңа! 18Боларның һәммәсе – Аллаһыдан; Гайсә Мәсих ярдәмендә Ул безне Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. 19Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Мәсих ярдәмендә Аллаһы дөньяны Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне таратуны безгә йөкләде. 20Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, чөнки Аллаһы кешеләр белән безнең аша сөйләшә. Шунлыктан Мәсих исеме белән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз! 21Мәсих ярдәмендә без Аллаһы каршында аклана алсын дип, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы гөнаһларыбыз өчен корбан буларак китерде.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 5: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025