II Көринтлеләргә хат 6
6
1Без исә, Аллаһының хезмәттәшләре буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын! 2Чөнки Аллаһы болай ди:
«Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем,
котылу көнендә сиңа ярдәм иттем».
Менә хәзер уңайлы вакыт, бүген менә котылу көне!
3Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә бернинди киртә булырга теләмибез. 4-5Киресенчә, һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотарга тырышабыз: бәла-казаларны, мохтаҗлыкны, авырлыкларны, кыйналуларны, тоткынлыкны, безгә каршы оештырылган чуалышларны, авыр хезмәтне, йокысыз төннәрне, ачлыкны сабырлык белән кичерәбез. 6Без моны сафлык, гыйлем, ныклык, игелек, күңелебездәге Изге Рух, эчкерсез мәхәббәт, 7хакыйкать сүзе, Аллаһы кодрәте белән, уң һәм сул кулыбызга тәкъвалык коралы тотып, 8яманлауга дучар булып яисә макталып, кимсетелеп яки дан казанып раслыйбыз. Безне алдакчы дип исәплиләр, ләкин без эчкерсез; 9безне санга сукмыйлар, ләкин без һәммәсенә таныш; безне үлеп баручы дип уйлыйлар, ләкин без яшибез; безне җәзага тарталар, ләкин без исән; 10безне борчуга салалар, ләкин без һәрвакыт шатбыз; без ярлы, ләкин күпләрне баетабыз; безнең бернәрсәбез юк, ләкин без бар нәрсәгә иябез!
11И көринтлеләр, сезгә ачыктан-ачык сөйләдек, йөрәкләребезне киң итеп ачтык. 12Без сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез мәхәббәтегезне кызганасыз. 13Мин сезгә үз балаларыма сөйләгән кебек әйтәм: җавап итеп сез дә йөрәкләрегезне ачыгыз.
Мәңге тере Аллаһының йорты
14Имансызлар белән бер арбага җигелмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның яисә яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? 15Мәсих белән иблис#6:15 Иблис – грекча «Белиар». Яһүд теленнән алынган бу сүз «түбәнлек» дигәнне аңлата. арасында нинди ризалык була алсын? Иман итүче белән имансыз арасында 16яисә Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, һәм бу турыда Аллаһы болай дигән:
«Алар арасында урнашырмын һәм яшәрмен,
Мин – аларның Алласы,
ә алар Минем халкым булыр».
17«Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз
һәм аерылып китегез, – ди Раббы, –
нәҗес нәрсәгә кагылмагыз,
һәм Мин сезне кабул итәрмен».
18«Сезгә Ата булырмын,
ә сез угылларым һәм кызларым булырсыз, –
ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы».
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 6: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025