1
II Көринтлеләргә хат 5:17
Инҗил
ИНҖ2025
Шулай итеп, Мәсих белән рухта берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган; элеккеләр артта калды, хәзер бар нәрсә яңа!
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
II Көринтлеләргә хат 5:21
Мәсих ярдәмендә без Аллаһы каршында аклана алсын дип, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы гөнаһларыбыз өчен корбан буларак китерде.
3
II Көринтлеләргә хат 5:7
чөнки күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән яшибез.
4
II Көринтлеләргә хат 5:18-19
Боларның һәммәсе – Аллаһыдан; Гайсә Мәсих ярдәмендә Ул безне Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Мәсих ярдәмендә Аллаһы дөньяны Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне таратуны безгә йөкләде.
5
II Көринтлеләргә хат 5:20
Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, чөнки Аллаһы кешеләр белән безнең аша сөйләшә. Шунлыктан Мәсих исеме белән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз!
6
II Көринтлеләргә хат 5:15-16
Тереләр үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлгән һәм үледән терелгән Зат өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына үлде. Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә кайчандыр кеше үлчәменнән чыгып карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.
7
II Көринтлеләргә хат 5:14
Безнең белән Мәсихнең мәхәббәте идарә итә, чөнки, бер Кеше бөтенебез хакына үлгән икән, димәк, бөтенебез дә үлгәнбез, дигән фикердә нык торабыз.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች