II Көринтлеләргә хат 10

10
Паулның үз хезмәтен яклавы
1Мин, сезнең янда һәрчак «юаш», ә сездән еракта «кыю» булган Паул, Мәсихкә хас басынкылык һәм тыйнаклык белән сезгә мөрәҗәгать итәм. 2Безне «дөньяви исәп белән эш итәләр» дип санаган кайберәүләргә карата ни дәрәҗәдә кыю һәм таләпчән булуымны яныгызга килгәч күрсәтергә мәҗбүр итмәгез – шул турыда сорыйм сездән. 3Бу дөньяда яшәп тә, безнең көрәшү рәвешебез дөньяви тормыш белән яшәүчеләрнең көрәшеннән аерылып тора. 4Кулланган коралларыбыз бу дөньяныкы түгел: алар Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны җимерә ала. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, 5Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан барлык киртәләрне җимерәбез, һәр фикерне эләктереп алып Мәсихкә буйсындырабыз. 6Сез тулысынча буйсыну күрсәткәннән соң, баш имәгән һәр кешене без җәзага тартырга әзербез.
7Сез күз алдындагы нәрсәләрне генә күрәсез. Кемдер, мин – Мәсихнеке, дип ышана икән, шуны исендә тотсын: ул адәм Мәсих тарафдары булган кебек, без дә Мәсих тарафдарлары. 8Җимерү өчен түгел, ә бәлки сезне иманда ныгыту өчен безгә Хакимебез Гайсә биргән вәкаләт белән артыграк мактансам да, оятлы булмам. 9Хәер, минем турыда, хатлары белән безне куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз. 10Кемнәрдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, үзе исә кеше алдында көчсез, сүзләре дә әһәмиятсез», – ди. 11Шулай дип әйтүчеләр белеп торсын: читтән язган хатларыбызда без нинди булсак, сезнең янда да шундый.
12Арагызда үзләрен мактаган кешеләр белән тиңләшергә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләре белән чагыштырып, алар ахмаклык кыла. 13Без исә чамадан тыш мактанмыйбыз, Аллаһы безнең өчен билгеләгән чикләрдән узмыйбыз. Сезнең арада башкарган хезмәтебез дә шул чикләргә керә. 14Яныгызга килеп тә, без бу чикләрдән узмыйбыз: чынлыкта Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне дә сезгә беренче булып без алып килдек бит. 15Без чикләребезне узмыйбыз – башкалар хезмәте белән мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Аллаһы тарафыннан безгә билгеләнгән хезмәт чикләре тагын да ныграк киңәер дип өметләнәбез, 16һәм шул очракта сездән читтәге өлкәләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз, ә башкаларның хезмәт чикләрендә үтәлгән эшләре белән мактанырга теләмибез. 17Язмада әйтелгәнчә, «мактанырга теләгән кеше Раббы белән мактансын». 18Үзен мактаучы түгел, Раббы мактаган кеше хөрмәткә лаек.

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ