II Көринтлеләргә хат 9

9
Юмартлык турында
1Чынлыкта, изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр, 2чөнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядагылар узган елда ук ярдәм итәргә әзер иде дип, македуниялеләр алдында сезне мактыйм. Сезнең тырышлык аларны да дәртләндереп җибәрде. 3Ә мактавым бу очракта бушка булмасын дип һәм, әйткәнемчә, әзер булып торыгыз дип, яныгызга имандашларны җибәрәм. 4Югыйсә македуниялеләр, минем белән килеп, сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без оятка калырбыз, сезнең турында әйтеп тә торасы юк. 5Шуңа күрә әлеге имандашлардан яныгызга алдан ук баруларын һәм килүемә сез вәгъдә иткән иганәне әзерләп куюларын үтенүне кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүриләп түгел, ихластан әзерләвегез күренер.
6Шуны исегездә тотыгыз: кызганып чәчкән кеше – уңышны аз җыяр, мул чәчкәне исә уңышны мул алыр. 7Һәркем теләр-теләмәс кенә яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып биргән кешене ярата. 8Сезнең бар нәрсәгез һәрвакыт мулдан булсын һәм игелекле эшләргә дә җитсен өчен, Аллаһы сезне кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итәргә кодрәтледер. 9Язмада әйтелгәнчә:
«Ул Үз малыннан юксылларга мул өлеш чыгарды,
Аның игелеге мәңге онытылмас».
10Чәчүчегә – орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаһы сезне орлык белән тәэмин итәр һәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, игелек җимешегезнең уңышын арттырыр. 11Әйе, сез күп төрле байлык алырсыз һәм шуның белән башкаларга ярдәм итәрсез. Ә кешеләр безнең аша тапшырылган иганәгез өчен Аллаһыга рәхмәтләрен яудырыр. 12Сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмас, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә ишәйтер. 13Бу хезмәтегезне күреп, Мәсихнең сез тараткан Яхшы хәбәренә тугры булуыгыз һәм аларның үзләренә, шулай ук башкаларга биргән бүләкләрегез өчен алар Аллаһыны данлар. 14Аллаһының сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында күңелләре белән сезгә тартылып, алар сезнең өчен дога кылырлар. 15Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен Аллаһыга рәхмәт яусын!

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ