II Көринтлеләргә хат 11
11
Паул һәм ялган рәсүлләр
1Мин сезгә бераз ахмаграк кебек тоелсам да, түзәрсез дип өметләнәм. Хәер, сез түзәсез дә инде. 2Мин сезне Аллаһы кайгыртуы белән кайгыртам, чөнки мин сезне бердәнбер иргә – Мәсихкә ярәштем һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыздай китереп бастырырга телим. 3Әмма хәйләкәр елан тарафыннан Һава алданган кебек, Мәсихкә баглы ихлас һәм саф уй сөрешегез чуалып китмәсен дип куркам. 4Кем дә булса, килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсә турында сөйли башласа яки сезгә бирелгән Рухтан башка бер рухны, яки үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» кабул итәргә өндәсә, сез андый кешенең сүзләренә колак салырга әзер. 5Мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» мин һич тә ким түгелмен дип уйлыйм. 6Бәлки, мин сүзгә ул кадәр үк оста да түгелдер, әмма минем белемем бар. Без моны сезгә бөтен яктан ачык күрсәттек.
7Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем һәм сезне югары күтәрер өчен үземне түбәнсетүем белән мин, бәлки, гөнаһ кылганмындыр? 8Сезгә бушлай хезмәт итәр өчен, мин башка бердәмлекләр хисабына яшәдем, аларны «таладым» дип әйтергә мөмкин. 9Яныгызда чакта нәрсәгәдер мохтаҗлыгым булса да, һичкемгә авырлык китермәдем: барлык кирәк-ярак белән мине Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йөк булмаска тырыштым һәм киләчәктә дә тырышырмын; 10мин моның белән горурланам һәм үземдәге Мәсих хакыйкате белән сезне ышандыра алам – Ахая якларында һичкем миннән бу горурлануны тартып ала алмас. 11Ни өчен мин болай эшлим соң? Сезне яратмагангамы? Сезне ничек яратуым Аллаһыга билгеледер!
12Әмма үзләрен безгә тиңләп мактанырга теләгән кешеләргә мөмкинлек бирмәс өчен, моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан соң да шулай эшләячәкмен. 13Андый кешеләр – ялган рәсүлләр, Мәсих рәсүлләре булып күренергә тырышучы алдакчы хезмәтчеләр. 14Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. 15Шунлыктан шайтан хезмәтчеләренең дә хаклык хезмәтчеләре булып кылануы сәер түгел. Әмма ахыр чиктә алар, кылган гамәлләренә карап, җәза алачак.
Паулның михнәтләре
16Тагын бер тапкыр кабатлыйм: мине акылсызга санамагыз. Әгәр инде шулай дип уйлыйсыз икән, мин акылсызга тагын бераз мактанырга рөхсәт итегез. 17Әйтергә җыенган сүзләрем Хакимебез Гайсәдән түгел, акылсыз кеше кебек мактаначакмын хәзер. 18Бу дөньяда күпләр мактана, шулай булгач, миңа да мактанырга рөхсәт итегез. 19Сез шундый акыллы булып та, акылсызларга бик теләп түзеп торасыз! 20Берәрсе сезне коллыкка төшергәндә, сезнең исәпкә яшәгәндә, сездән файдаланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, йөзегезгә сукканда сез түзеп торасыз ич. 21Оят булса да әйтим: сезгә карата мондый гамәлләр кылырга безнең «батырчылык» җитмәде.
Ә инде берәрсе нәрсә беләндер мактанырга батырчылык итә икән, мин дә батырчылык итәм, һәм бу гамәлемне минем «акылсызлыгыма» сылтый аласыз. 22Алар гыйбриләрме?#11:22 Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы. Мин дә гыйбри. Исраилиләрме? Мин дә исраили. Ибраһим нәселеннәнме? Мин дә Ибраһим нәселеннән. 23Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Бәлки, мин акылымны җуйганмындыр, әмма барыбер әйтәм: мин алардан артыграк! Мин күбрәк хезмәт иттем, аларга караганда зинданнарга күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым; 24яһүдиләр мине биш тапкыр – һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар; 25мине өч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр таш атып үтерергә теләделәр, өч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер төн һәм бер көн ачык диңгездә үткәрдем; 26күп мәртәбәләр ерак җирләргә сәфәр кылдым; елгалар кичкәндә хәтәр хәлләргә юлыктым; юлбасарлар һөҗүменә дучар булдым; ыругдашларымнан һәм мәҗүсиләрдән миңа куркыныч янады; шәһәрләрдә, чүл сахраларында, диңгезләрдә, ялган имандашлар арасында мине хәвеф сагалады. 27Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысыз үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ризыктан тыелырга, салкында калырга, ялангач йөрергә туры килде. 28Болардан тыш, мин һәрдаим барлык бердәмлекләр хакында борчудамын; 29һәр зәгыйфьнең хәленә керәм, гөнаһка төшкән һәр кеше өчен газапланам.
30Мактанырга туры килсә, көчсезлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаныр идем. 31Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәңге шөһрәтле Алласы һәм Атасы белә: мин ялган сөйләмим. 32Дәмәшкътә Һарета патшаның өлкә башлыгы мине тотмакчы булып шәһәр капкаларына сак куйды, 33әмма мине кәрзингә утыртып кала диварындагы тәрәзәдән төшерделәр, һәм мин, шулай итеп, аның кулына эләкмәдем.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 11: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025