1
II Көринтлеләргә хат 4:18
Инҗил
ИНҖ2025
Без бит карашыбызны күзгә күренгән нәрсәләргә түгел, күренмәгәненә юнәлтәбез, чөнки күренгәне аның – вакытлыдыр, күренмәгәне исә – мәңгелек.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
II Көринтлеләргә хат 4:16-17
Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз көннән-көн яңара тора. Без кичергән җиңел, узгынчы газаплар безгә ифрат зур, мәңгелек дан китерер.
3
II Көринтлеләргә хат 4:8-9
Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма без бирешмибез; кайчак чарасыз калабыз, әмма өметсезлеккә төшмибез; безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп егалар, әмма без исәнбез.
4
II Көринтлеләргә хат 4:7
Без – әлеге рухи хәзинәне саклаучы балчык савытлар гына; моның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә.
5
II Көринтлеләргә хат 4:4
чөнки бу дөньяның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрә алмыйлар. Мәсих – Аллаһының гәүдәләнеше
6
II Көринтлеләргә хат 4:6
«Караңгылыктан яктылык сибелсен» дип әйткән Аллаһы күңелләребезне яктыртты, Гайсә Мәсих йөзендә балкыган Үзенең данын безгә шулай күрсәтте.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች