1
Римлыларга хат 7:25
Изге Язма
TtrBBL
Мине Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер! Менә мин акылым белән Аллаһы канунына, ә гөнаһлы табигатем белән гөнаһ канунына хезмәт итәм.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 7:18
Мин бит беләм: миндә, ягъни гөнаһлы табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк, хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм.
3
Римлыларга хат 7:19
Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, теләмәгән явызлыкны эшлим мин.
4
Римлыларга хат 7:20
Димәк, теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
5
Римлыларга хат 7:21-22
Моннан шундый кагыйдә килеп чыга: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин явызлыктан арына алмыйм. Эчемнән Аллаһы канунына шатланам
6
Римлыларга хат 7:16
Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, Канунның яхшы булуы белән килешәм.