1
Римлыларга хат 6:23
Изге Язма
TtrBBL
Гөнаһ өчен әҗер – үлем бит, ә инде Аллаһының мәрхәмәт белән бирелгән бүләге – Хакимебез Мәсих Гайсәдәге мәңгелек тормыш.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 6:14
Гөнаһ сезнең белән хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә Аллаһы мәрхәмәтендә яшисез.
3
Римлыларга хат 6:4
Атаның бөек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгәндәй, яңа тормышта яшәү өчен, без чумдыру йоласы аша үлемен уртаклашып, Аның белән бергә күмелдек.
4
Римлыларга хат 6:13
Тәнегезнең әгъзаларын явызлык коралы итеп, гөнаһка тапшырмагыз. Киресенчә, үзегезне, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, Аллаһыга тапшырыгыз һәм тәнегезнең әгъзаларын хаклык коралы итеп, Аңа бирегез.
5
Римлыларга хат 6:6
Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән коткару өчен һәм инде гөнаһ коллары булмасак идек дип, элекке кешебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды.
6
Римлыларга хат 6:11
Шулай ук сез дә үзегезгә гөнаһ өчен үле, әмма Аллаһы өчен Мәсих Гайсә белән берлектә яшәүче дип карагыз.
7
Римлыларга хат 6:1-2
Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гөнаһ кылуны дәвам итәргәме? Һичбер вакытта да! Без гөнаһка карата үле: шулай булгач, ничек гөнаһ кылуны дәвам итә алабыз?
8
Римлыларга хат 6:16
Үзегезне кемгә дә булса коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең итагатьле колы буласыгызны беләсез бит: гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга итагатьле булу исә Аның каршында аклануга китерә.
9
Римлыларга хат 6:17-18
Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз. Гөнаһтан азат ителгәч, хаклык коллары булдыгыз.