1
Римлыларга хат 5:8
Изге Язма
TtrBBL
Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итте: Мәсих гөнаһлы чагыбызда ук безнең хакка үлде.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
Римлыларга хат 5:5
Ә өмет алдамый, чөнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йөрәкләребезгә мул итеп яудырган.
3
Римлыларга хат 5:3-4
Моның белән генә түгел, михнәт чигүләребез белән дә мактанабыз, чөнки михнәт чигүләр – чыдамлык, чыдамлык тотрыклылык тудыра, ә тотрыклылык өмет хасил итүен беләбез.
4
Римлыларга хат 5:1-2
Шуңа күрә, иман белән аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мөнәсәбәте урнаша. Хәзер без ия булган мәрхәмәткә Мәсих аша иман белән мөмкинлек ачылды һәм без Аллаһы данын уртаклашырбыз дигән өмет белән мактанабыз.
5
Римлыларга хат 5:6
Без әле ярдәмгә мохтаҗ булганда, Аллаһы билгеләгән бер вакытта Мәсих имансызлар өчен үлде.
6
Римлыларга хат 5:9
Һәм инде хәзер, Үз каны белән аклаганнан соң, әлбәттә, Ул безне Аллаһы ачуыннан коткарачак.
7
Римлыларга хат 5:19
Бер кешенең буйсынмавы аркасында күпләр гөнаһлы булгандай, икенче Берәүнең итагатьлелеге белән күпләр Аллаһы тарафыннан акланачак.
8
Римлыларга хат 5:11
Әле бу гына да түгел, Аллаһы белән Хакимебез Гайсә Мәсих аша мактанабыз, Аның аша без хәзер бу татулыкны алдык та!