Маттай 21
21
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
(Марк 11:1-11; Лүк 19:28-38; Яхъя 12:12-19)
1Иерусалимгә якынлашып Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги авылына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да:
2– Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә бәйдәге ана ишәк белән яшь бер ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырыгыз да Минем янга алып килегез. 3Кем дә булса бер-бер сүз әйтә калса, аңа: «Алар безнең Хуҗага кирәк», – дип әйтегез, һәм ишәкләрне шундук алып китәргә рөхсәт итәрләр.
4-5Аллаһының пәйгамбәр аша:
«Сион-кызга әйтегез:
„Яныңа яшь ишәккә –
йөк ишәгенең баласына атланып
тыйнак-күндәм патшаң килә“», –
дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
6Шәкертләр китеп бардылар һәм барысын да Гайсә кушканча эшләделәр. 7Ишәк белән баласын алып килеп, өс киемнәрен аларның сыртларына салгач, Гайсә ишәккә атланды. 8Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә агач ботакларын кисеп түшәде. 9Алдан баручы халык та, арттагылар да:
«Давыт Углына һошанна!#21:9 Һошанна – яһүдчә «коткар безне!» Гайсә заманында әлеге сүз Аллаһыны мактау өчен кулланылган.
Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!
Күкләрдә һошанна!» –
дип кычкырды.
10Гайсә Иерусалимгә килеп керүгә, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, кешеләр бер-берсеннән:
– Кем соң Ул? – дип сорашты.
11– Гәлиләядәге Насарадан килгән Гайсә пәйгамбәр бу, – дип җавап бирделәр аларга.
Аллаһы йорты – дога кылу урыны
(Марк 11:15-19; Лүк 19:45-48; Яхъя 2:13-22)
12Шуннан Гайсә, Аллаһы йортына кереп, барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады.
13– Язмада «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр» дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде Ул.
14Аллаһы йортында Гайсә янына сукырлар, аксаклар килде, һәм Ул аларны савыктырды. 15Ләкин Гайсә кылган искиткеч эшләрне һәм Аллаһы йортында «Давыт Углына һошанна!» дип кычкырган балаларны күреп ачулары чыккан баш руханилар һәм Канун белгечләре 16Аңардан:
– Син аларның нәрсә дип кычкыруларын ишетәсеңме? – дип сорадылар.
– Ишетәм, – дип җавап бирде Гайсә. – «Балалар һәм нарасый сабыйлар теленнән Син Үзеңә мактаулар яудыртырсың» дип язылганны һичкайчан укыганыгыз булмадымыни сезнең?
17Шуннан Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйт-Әниягә китеп барды һәм шунда төн кунарга калды.
Гайсәнең инҗир агачын каргавы
(Марк 11:12-14, 20-24)
18Иртә белән шәһәргә таба юл тотканда, Гайсә ачыгып китте һәм, 19юл буенда үсеп утырган инҗир агачын күреп, якынрак килде, әмма анда яфрактан башка берни тапмагач, агачка:
– Моннан ары беркайчан җимешең булмасын! – диде. Һәм инҗир агачы шундук корып төште.
20– Ничек алай кинәт кенә инҗир корып төште соң? – диде шәкертләре бу хәлгә исләре китеп.
21– Хак сүз әйтәм сезгә: һич икеләнмичә ихластан ышансагыз, инҗир агачына Мин эшләгәнне генә түгел, хәтта ки менә бу тауга «күтәрелеп диңгезгә ташлан!» дип әйтсәгез дә, нәкъ шулай булыр, – диде Гайсә. – 22Шулай ук догагызда нәрсә генә сорасагыз да, әгәр ихластан ышанасыз икән, теләгәнегезне алырсыз.
Гайсәнең хокукы турындагы сорау
(Марк 11:27-33; Лүк 20:1-8)
23Гайсә Аллаһы йортына кереп халыкны өйрәтә башлауга, Аның янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килеп:
– Мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар.
24– Минем дә сезгә бер соравым бар, – диде аларга Гайсә. – Әгәр шуңа җавап бирә алсагыз, андый хокукны кем биргәнне әйтермен. 25Яхъяның суга чумдыру хокукы кайдан килә: күктәнме, әллә кешеләрдәнме?
Тегеләр үзара киңәшергә тотындылар:
– Әгәр «күктән» дип әйтсәк, Ул бездән «ә ни өчен соң сез аңа ышанмадыгыз?» дип сорар. 26Әгәр инде «кешеләрдән» дип әйтсәк, халыктан куркыныч – алар бит бөтенесе дә Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли.
27Шуңа күрә алар Гайсәгә:
– Белмибез, – дип җавап кайтардылар.
– Алай булгач, андый хокукны кем биргәнне Мин дә сезгә әйтмим, – диде Гайсә.
Ике угыл турында гыйбрәтле хикәя
28Сүзен дәвам итеп Гайсә:
– Ә менә бу хакта сез ни әйтерсез? – диде. – Бер кешенең ике углы булган. Бервакыт әти кеше, угылларының берсе янына килеп: «Углым, бүген син йөзем бакчасына барып эшлә әле», – дигән. 29«Барасым килми», – дип җавап биргән углы, ләкин бераздан кире уйлап барыбер киткән. 30Атасы, икенче углы янына килеп, шул ук сүзләрне кабатлаган. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган. 31Угылларның кайсысы аталарының ихтыярын үтәгән?
– Беренчесе, – дип җавап бирде тегеләр.
– Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алданрак керәчәк. 32Чөнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбәгә килмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
Йөзем үстерүче явызлар турында гыйбрәтле хикәя
(Марк 12:1-12; Лүк 20:9-19)
33Хәзер тагын бер гыйбрәтле хикәя тыңлагыз: җир биләүче бер кеше, йөзем куаклары утыртып, бакчасын койма белән әйләндереп алган, җимеш изү өчен махсус чокыр әзерләгән, каравыл манарасы төзегән дә, йөзем үстерүчеләргә бакчасын куллануга биреп, чит якларга китеп барган. 34Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35Әмма йөзем үстерүчеләр хезмәтчеләрнең кайсын тотып кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр, кайсын таш атып куганнар. 36Хуҗа кеше тагын хезмәтчеләрен җибәргән, бу юлы инде аларның саны күбрәк булган, тик болары белән дә шул ук хәл кабатланган. 37Ахыр чиктә хуҗа, «углыма хөрмәт күрсәтерләр» дип уйлап, тегеләр янына үзенең углын юллаган. 38Әмма йөзем үстерүчеләр, хуҗаның углын күреп, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез үтерик аны, аңа каласы мираска ия булырбыз», – дип киңәшкәннәр дә 39егетне бакчадан алып чыгып үтергәннәр.
40Бакча хуҗасы, әйләнеп кайткач, йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?
41– Бу явызларны ул үлем җәзасына тартыр да бакчаны башкаларга куллануга тапшырыр – болары тиешле өлешне хуҗага вакытында биреп барыр, – диде баш руханилар белән халык өлкәннәре.
42– Язмада:
«Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш
иң мөһим почмак ташына әйләнде.
Раббы тарафыннан кылынды бу,
һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», –
дип әйтелгән сүзләрне беркайчан укыганыгыз булмадымыни? – диде аларга Гайсә. 43– Әнә шуңа күрә Мин сезгә болай дим: Аллаһы Патшалыгы, сездән алынып, җимеш бирүче халыкка тапшырылачак. 44Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә – сытачак.
45Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләрен тыңлап бетергәннән соң, баш руханилар һәм фарисейлар, әлеге сүзләрнең үзләренә төбәлгәнен аңлап, 46Гайсәне кулга алырга теләгән иделәр, әмма Аны пәйгамбәр дип санаган халыктан куркып туктап калдылар.
Tans Gekies:
Маттай 21: ИНҖ2025
Kleurmerk
Deel
Kopieer

Wil jy jou kleurmerke oor al jou toestelle gestoor hê? Teken in of teken aan
© Институт перевода Библии, 2025

: