Лүк 10

10
Җитмеш ике шәкертне хезмәткә җибәрү
(Маттай 10:7-16)
1Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап алып, барырга ниятләгән һәрбер шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде. 2Аларга Ул:
– Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен, – диде. – 3Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына озатам. 4Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм сәлам бирү өчен юлда тукталып тормагыз. 5Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек «йортыгыз имин булсын» дип әйтегез. 6Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр. 7Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез. 8Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз. 9Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм шәһәр халкына «Аллаһы Патшалыгы сезгә инде бик якын!» дип әйтегез. 10Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, урамнарга чыгып болай дип әйтегез: 11«Сезнең шәһәрдә аягыбызга кунган тузанны да үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!» 12Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр
(Маттай 11:20-24)
13Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбәгә килерләр иде. 14Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. 15И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син.
16Сезне тыңлаган кеше – Мине тыңлаган, сезне кире каккан кеше – Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан кеше исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз.
Җитмеш ике шәкертнең әйләнеп кайтуы
17Җитмеш ике шәкерт шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайтты.
– Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диде алар.
18– Мин шайтанның күктән яшен кебек түбән атылуын күрдем, – диде аларга Гайсә. – 19Мин сезгә елан-чаяннарны таптарга һәм дошман көчен сындырырга кодрәт бирдем – сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. 20Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз.
Ата һәм Угыл
(Маттай 11:25-27; 13:16-17)
21Шулвакыт Гайсә, Изге Рух тарафыннан шатлык белән сугарылып:
– Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен, Сиңа шөкрана кылам! Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! 22Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Угылның кемлеген Атадан гайре һичкем белми; Атасының кемлеген дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми, – диде, 23аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп, – сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле! 24Сезгә әйтәм: байтак пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде, – дип өстәде.
Шәфкатьле самареяле
25Менә Канун белгечләреннән берәү урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп:
– Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – диде.
26– Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады аңардан Гайсә.
27– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – дип җавап бирде Канун белгече.
28Гайсә аңа:
– Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде.
29Әмма Канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән:
– Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.
30Аның бу сүзләренә Гайсә болай дип җавап кайтарды:
– Бер кеше Иерусалимнән Әрихә каласына барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар әлеге юлчыны талаганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма теге кешене күргәч ул, юлның икенче ягына чыгып, ары киткән. 32Шулай ук левиләрдән#10:32 Леви – Ягъкуб угылларының берсе. Аллаһы әмере нигезендә Леви токымыннан булган кешеләр (левиләр) генә Аллаһы йортында рухани ярдәмчесе хезмәтен башкарганнар. берәү узып барышлый бу кешене күргән дә, аны урап үтеп, юлын дәвам иткән. 33Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган, 34янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән, аннары үзенең ишәгенә атландырып кунак йортына алып килгән һәм анда да әлеге юлчыны ярдәменнән ташламаган. 35Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, кунак йортының хуҗасына ике динар акча биреп, самареяле: «Аның хакында кайгыртчы, – дигән. – Әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен».
36Сүзен йомгаклап, Гайсә:
– Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән теге бичараның якыны була? – дип сорады.
37– Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде Канун белгече.
Гайсә аңа:
– Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
Марта һәм Мәрьям
38Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте. 39Аның Мәрьям исемле сеңлесе бар иде. Әлеге Мәрьям, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады. 40Бик тырышып табын әзерләп йөргән Марта исә, Гайсә янына килеп:
– Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруын күрмисеңмени? Әйт әле, булышсын миңа, – диде.
41Хаким Гайсә:
– Марта, Марта! Син күп нәрсәне кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, 42ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям әнә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм бу аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.

Kleurmerk

Deel

Kopieer

None

Wil jy jou kleurmerke oor al jou toestelle gestoor hê? Teken in of teken aan