Рәсүлләр 5
5
Һанани белән Сапфира
1Һанани атлы берәү хатыны Сапфира белән бергә утарын сатып, 2сатудан чыккан акчаның бер өлешен хатыны белән сөйләшеп, яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде. 3Шунда Петер:
– Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Хәтта, сатылган җир өчен алган акчаның бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансың, – диде. – 4Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соң? Сатканнан соң акчасы синең карамагыңда түгел идеме? Ни өчен син шундый ниятне йөрәгеңә керттең? Син кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың.
5Шушы сүзләрне ишетү белән Һанани, җан биреп, идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткәннәрнең һәммәсе куркып калды. 6Егетләр Һананиның үле гәүдәсен кәфенгә төреп алып чыгып киттеләр һәм күмделәр.
7Өч сәгать чамасы үткәннән соң, Һананиның хатыны да килде. Ул булган хәлне белми иде әле. 8Петер исә аңардан:
– Әйт әле миңа, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы? – дип сорады.
Хатын аңа:
– Әйе, шушы бәягә, – дип җавап бирде.
9Әмма Петер:
– Димәк, сез Раббының Рухын сынарга сүз куештыгызмы? Менә ишектән иреңне күмгән кешеләр кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде.
10Хатын, шундук җан биреп, Петернең аяклары янына ауды. Кергәч, егетләр аның үлгәнлеген күрделәр һәм ире янына алып чыгып күмеп куйдылар.
11 Иман итүчеләр бердәмлеген һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын көчле курку биләп алды.
Галәмәтләр һәм могҗизалар
12Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Имандашлар бердәм рәвештә Сөләйман әйванында очрашып тордылар. 13Халык аларга хөрмәт күрсәтте, ләкин беркем иман итүчеләргә килеп кушылырга базмады. 14Шулай да бик күп ир-ат һәм хатын-кыз Хаким Гайсәгә иман китерделәр, һәм аларның саны арта барды. 15Петер үтеп барганда, «Һич булмаса аның күләгәсе төшсен иде» дигән теләк белән авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга һәм түшәкләргә салдылар. 16Иерусалимгә якын-тирәдәге шәһәрләрдән дә бик күп халык килә иде. Алар алып килгән сырхаулар һәм җеннәрдән газап чигүчеләрнең барысы да савыкты.
Кулга алынган рәсүлләрне фәрештәнең иреккә чыгаруы
17Шунда олуг рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар төркемендәгеләр, көнләшеп, 18рәсүлләрне кулга алдылар һәм халык зинданына ябып куйдылар. 19Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты:
20– Барыгыз, бу яңа тормыш турында барысын да Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип, аларны чыгарып җибәрде.
21Рәсүлләр шулай эшләделәр: иртә таңнан Аллаһы йортына килеп өйрәтә башладылар.
Ә олуг рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының өлкәннәрен чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар. Рәсүлләрне алып килү өчен, хезмәтчеләрен зинданга җибәрделәр, 22әмма алар, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар.
23– Без килгәндә, зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып, эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар.
24Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч, тагын нәрсә булыр икән инде, дип аптырашта калдылар.
25Шул арада берәү килеп:
– Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип әйтте.
Рәсүлләр Югары киңәшмә алдында
26Шуннан соң тәртип саклаучылар, үзләренең башлыклары белән шунда барып, рәсүлләрне алып килделәр, әмма халык үзләренә таш ата башлар дип курыкканга күрә көч кулланмадылар. 27Килеп җиткәч, аларны Киңәшмә алдына бастырып куйдылар һәм олуг рухани:
28– Без сезгә шул Кешенең исеме турында өйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? – дип сорады. – Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимгә тараткансыз һәм ул Кешенең түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.
29Петер һәм башка рәсүлләр исә:
– Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез. 30Сез агачка асып үтергән Гайсәне аталарыбызның Алласы үледән терелтте. 31Исраилгә тәүбә итү һәм гөнаһлары кичерелү мөмкинлеген бирү өчен, Аллаһы Аны Юлбашчы һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. 32Без – бу хәлләргә шаһит. Шулай ук Аллаһы Үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та боларга шаһит, – дип җавап бирделәр.
33Моны ишеткәч, Киңәшмә әгъзалары бик ярсыдылар һәм рәсүлләрне үтермәкче булдылар. 34Шул вакыт бөтен халыкның хөрмәтен казанган канун укытучысы – Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты һәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде. 35Рәсүлләр чыгып киткәч:
– Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак уйлагыз. 36Моннан элегрәк үзен бик бөек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, аңа дүрт йөзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, аңа иярүчеләр төркеме юкка чыкты. 37Шуннан соң сан алу көннәрендә гәлиләяле Яһүдә пәйда булып, күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул һәлак булганнан соң, аңа ияргән халык та таралды. 38Шуңа күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез, җибәрегез аларны. Алар башлаган эш кешеләрдән булса, ул үзеннән-үзе җимерелер. 39Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул.
Өлкәннәр аның сүзенә колак салдылар. 40Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм кыйнаганнан соң, Гайсә исеме хакында өйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр. 41Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр. 42Һәр көн Аллаһы йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр.
© Институт перевода Библии, 2015