Шунда Петер:
– Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Хәтта, сатылган җир өчен алган акчаның бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансың, – диде. – Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соң? Сатканнан соң акчасы синең карамагыңда түгел идеме? Ни өчен син шундый ниятне йөрәгеңә керттең? Син кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың.
Шушы сүзләрне ишетү белән Һанани, җан биреп, идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткәннәрнең һәммәсе куркып калды.