Марк 2

2
Гайсәнең паралич суккан кешене терелтүе
(Маттай 9:1-8; Лүк 5:17-26)
1Берничә көннән Гайсә янә Кәпәрнаум шәһәренә әйләнеп килде. Аның өйдә икәнлеге мәгълүм булгач, 2шулкадәр күп халык җыелды ки, хәтта ишек төбендә дә урын калмады. Гайсә халыкка Аллаһы сүзен сөйләп торганда, 3дүрт кеше Аның янына паралич суккан бер авыруны күтәреп килде. 4Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар, түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр. 5Гайсә, аларның ышануын күреп, авыру адәмгә:
– Углым, синең гөнаһларың кичерелде! – диде.
6Анда берничә Канун белгече утыра иде, алар эчтән генә: 7«Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?!» – дип уйлап куйдылар. 8Гайсә аларның уйларын шундук белеп алып:
– Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез? 9Паралич суккан кешегә нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да ятагыңны алып кайтып кит» дипме? 10-11Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм: тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде.
12Теге шундук торды да ятагын алып барысының күз алдында чыгып китте. Бөтенесе моңа таң калды, Аллаһыны данлап:
– Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диде.
Гайсәнең Левине чакыруы
(Маттай 9:9-13; Лүк 5:27-32)
13Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга Аллаһы сүзен аңлатты.
14Салым җыя торган урында утыручы Һалфай углы Леви яныннан үтеп барышлый Гайсә аңа:
– Миңа ияр! – диде.
Леви, торып, Аның артыннан китте.
15Соңрак Гайсә һәм Аның шәкертләре күп кенә салым җыючылар һәм гөнаһлы бәндәләр белән бергә (алар һәрвакыт Гайсә артыннан ияреп йөри иделәр) Леви өендә табын янында утырганда, 16Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап-эчеп утыруын күреп, Аның шәкертләренә:
– Ул нишләп салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утыра? – диделәр.
17Моны ишетеп Гайсә аларга:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип әйтте.
Ураза тоту һәм шимбә көн турындагы сораулар
(Маттай 9:14-17; 12:1-8; Лүк 5:33–6:5)
18Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп:
– Ни өчен Яхъяның шәкертләре һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорады.
19Гайсә аларга:
– Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән? Яннарында кияү бар чакта ураза тотмыйлар! 20Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар.
21Берәү дә иске киемгә яңа тукымадан ямау салмас, югыйсә ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр да, ертык зураеп китәр. 22Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка#2:22 Турсык – сыеклык өчен зур күн капчык. салмас, югыйсә шәраб турсыкны тишәр – шәраб тә агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар, – диде.
23Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә Үзенең шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзә башлады. 24Фарисейлар Аңа:
– Кара, ни өчен алар шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли? – диде.
25– Үзенең юлдашлары белән ач калып, ризыкка мохтаҗ булган чакта Давытның нәрсәләр эшләве турында бер дә укыганыгыз булмадымыни? – дип җавап кайтарды аларга Гайсә. – 26Олуг рухани булып Абъятар торган заманда ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне алып ашаган, юлдашларына да биргән.
27Аннары Гайсә:
– Кеше – шимбә көн өчен түгел, ә бәлки шимбә көн кеше өчен яратылган. 28Димәк ки, Адәм Углы шимбә көннең дә Хуҗасыдыр, – дип өстәде.

Trenutno izbrano:

Марк 2: ИНҖ2025

Označeno

Deli

Kopiraj

None

Želiš, da so tvoji poudarki shranjeni v vseh tvojih napravah? Registriraj se ali se prijavi