Кая, күрсәтегез әле, салымны нинди тәңкәләр белән түлисез? – диде.
Аңа бер динарлык тәңкә бирделәр.
– Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.
– Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
– Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә.