Марк 12
12
Йөзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя
(Маттай 21:33-46; Лүк 20:9-19)
1Шуннан Гайсә аларга гыйбрәтле хикәяләр сөйли башлады:
– Бер кеше йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, җимеш изү өчен махсус чокыр әзерләгән, каравыл манарасы төзегән дә, бакчасын йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, чит якларга китеп барган. 2Уңыш җыяр вакыт җиткәч, йөзем бакчасыннан үз өлешен алырга дип, йөзем үстерүчеләр янына хезмәтчесен озаткан. 3Тегеләр аны тотып кыйнаганнар һәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 4Бакча хуҗасы икенче хезмәтчесен юллаган. Әмма аны да, башын җәрәхәтләп, мыскыл итеп кире борганнар. 5Хуҗа кеше янә бер хезмәтчесен юллаган – анысын үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган – кайсын кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр. 6Ахыр чиктә аның бер генә кешесе – сөекле углы калган. Шуннан бакча хуҗасы «углыма хөрмәт күрсәтерләр» дип уйлап, аны юллаган. 7Әмма йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез үтерик аны, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – дип киңәшкәннәр дә 8егетне тотып алып үтергәннәр һәм йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар. 9Инде йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә кулланыр өчен бакчасын башкаларга тапшырыр. 10-11Язмада:
«Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш
иң мөһим почмак ташына әйләнде.
Раббы тарафыннан кылынды бу,
һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», –
дип язылган сүзләрне укыганыгыз булмадымыни?
12Яһүдиләрнең башлыклары, Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләренә төбәлгәнен аңлап, Аны кулга алырга теләгән иделәр, әмма халыктан курыкканга, Аны калдырып китеп бардылар.
Кайсарга салым түләү турында
(Маттай 22:15-22; Лүк 20:20-26)
13Сүзләреннән гаеп табып булмасмы дип, берничә фарисейны һәм Һируд тарафдарын Гайсә янына юлладылар, 14һәм тегеләр, килеп:
– Остаз! – диде. – Синең гадел булуыңны беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. Син хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтәсең. Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы? Салым түләргәме безгә, юкмы?
15Аларның икейөзле булуын белгәнгә, Гайсә:
– Нәрсәгә дип сыныйсыз Мине? Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле, – диде.
16Аңа тәңкә алып килеп бирделәр, һәм Гайсә алардан:
– Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады.
– Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
17Шуннан Гайсә:
– Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде.
Аның бу җавабына тегеләр хәйран калдылар.
Үледән терелү турындагы сорау
(Маттай 22:23-33; Лүк 20:27-40)
18Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар, килеп, болай дип сорадылар:
19– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китеп, аның хатыны калса, бу тол хатынны кардәше үзенә алсын һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам итсен», – дип язган. 20Бертуган җиде ир кардәш булган ди. Шуларның беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән. 21Аның хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала калдырмыйча үлеп киткән. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булган. 22Җиде агай-эне арасында берсе дә нәсел варисын калдыра алмаган. Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйган. 23Шулай булгач, үлеләр терелгәндә, алар һәммәсе үледән терелгәннән соң, ул кайсының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире иде бит!
24– Язманы да, Аллаһы кодрәтен да белмәгәнгә ялгышасыз түгелме? – дип җавап бирде аларга Гайсә. – 25Үледән терелгәннәр өйләнмәс тә, кияүгә дә чыкмас; алар күктәге фәрештәләр сыман булыр. 26Ә инде үлгәннәрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Муса китабындагы хикәядә Аллаһының янып торган күгән куагы арасыннан: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән сүзләрен укымадыгызмыни? 27Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул – тереләрнеке. Сез бик тә ялгышасыз.
Иң мөһим әмер
(Маттай 22:34-40; Лүк 10:25-28)
28Аларның бәхәсен ишетеп һәм Гайсәнең яхшы җавап бирүен күреп, Канун белгечләреннән берәү Аның янына килде дә:
– Канундагы әмерләрнең иң мөһиме кайсы? – дип сорады.
29– Иң мөһим әмер шушыдыр, – дип җавап бирде Гайсә. – «Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы! 30Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың белән, бар көчеңә ярат». 31Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә мөһимрәге юк.
32– Яхшы әйттең, Остаз, – диде Канун белгече, – «Аллаһы Ул – бердәнбер, Аңардан башка илаһ юк» дип, Син дөрес әйтәсең. 33Аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың белән, бар көчеңә ярату һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату барлык яндыру корбаннарыннан да, башка төр корбаннардан да мөһимрәк.
34Аның акыллы җавабын ишетеп Гайсә:
– Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгелсең, – диде.
Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде.
Мәсих – Давыт Углымы?
(Маттай 22:41-46; Лүк 20:41-44)
35Аллаһы йортында халыкны өйрәткәндә, Гайсә болай сөйләде:
– Ничек итеп Канун белгечләре: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә ала? 36Изге Рух белән илһамланган Давыт үзе болай ди бит:
«Раббы минем Хакимемә әйтте:
„Дошманнарыңны аяк астыңа
баскыч басмасы итеп салганчы,
Минем уң ягымда утыр“».
37Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Шулай булгач, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
Җыелган бар халык Аны рәхәтләнеп тыңлады.
Канун белгечләрен гаепләү
(Маттай 23:1-36; Лүк 20:45-47)
38-39Халыкны өйрәтеп Гайсә болай диде:
– Өсләренә озын киемнәр киеп йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче Канун белгечләреннән сак булыгыз! 40Алар, хәйләләп, тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйлар, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә!
Тол хатынның бүләге
(Лүк 21:1-4)
41Соңрак Гайсә халыкның сәдака сандыгына акча салуын күзәтеп утырды. Байларның күбесе акчаны мулдан салды. 42Шунда бер фәкыйрь тол хатын ике данә вак акча#12:42 …ике данә вак акча… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ике лептон». Лептон – грекларның иң вак акча берәмлеге. Бер кодрант – римлыларның акча берәмлеге; 64 кодрант бер динарга тигез. (бер кодрант) салды. 43Гайсә, шәкертләрен чакырып алып, аларга:
– Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны һәммәсенә караганда күбрәк салды. 44Чөнки тегеләрнең барысы да үзеннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын бар акчасын – яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде, – дип әйтте.
Currently Selected:
Марк 12: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: