Марк 11
11
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
(Маттай 21:1-11; Лүк 19:28-40; Яхъя 12:12-19)
1Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да:
2– Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә, моңарчы һичкем атланмаган бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез. 3Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип әйтегез.
4Шәкертләр, китеп, тыкрыкта капка янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә ычкындыра башладылар. 5Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан:
– Нәрсә эшлисез сез? Нигә ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорады.
6Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар. 7Шәкертләр, ишәкне алып килеп, аның сыртына өс киемнәрен салгач, Гайсә ишәккә атланды. 8Халыкның күбесе юлга киемнәрен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде. 9Алдан баручылар да, арттагылар да:
– Һошанна!#11:9 Һошанна – яһүдчә «коткар безне!» Гайсә заманында әлеге сүз Аллаһыны мактау өчен кулланылган.
Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!
10Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк булсын!
Югарыда, күкләрдә һошанна! – дип кычкырды.
11Иерусалимгә керүгә, Гайсә, Аллаһы йортына юнәлеп, андагы бар нәрсәне күздән кичерде. Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты.
Аллаһы йорты – дога кылу урыны
(Маттай 21:18-19)
12Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсәнең ашыйсы килеп китте. 13Еракта куе яфраклы инҗир агачы күргәч, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде – җимеш өлгерергә әле иртә иде. 14Инҗир агачына Гайсә:
– Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде.
Шәкертләре исә моны ишетеп торды.
Гайсә – Аллаһы йортында
(Маттай 21:12-17; Лүк 19:45-48; Яхъя 2:13-22)
15Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады; 16Аллаһы йортының ишегалды аша йөк ташуны тыйды. 17Халыкны өйрәтеп Гайсә:
– Язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде.
18Баш руханилар һәм Канун белгечләре, бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар; Аның тәгълиматын бар халык таң калып тыңлаганга, алар Гайсәдән курка иделәр.
19Кич җиткәч, Гайсә һәм шәкертләре шәһәрдән китте.
Корыган инҗир агачы
(Маттай 21:19-22)
20Иртәгесен теге инҗир агачы яныннан үтеп барганда, аның очыннан алып тамырына кадәр корыган булуын күрделәр. 21Петер, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә:
– Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корыган бит! – диде.
22Аларга җавап итеп Гайсә:
– Аллаһыга ышаныгыз! – диде. – 23Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса һич шикләнмичә шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтеп, сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр. 24Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым, дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз! 25Шулай ук берәрсенә үпкәгез булса да, дога кылган вакытта аны кичерегез. Шул чагында Күктәге Атагыз да гаеп эшләрегезне кичерер. [26]#11:26 Кайбер кулъязмаларда 26 нчы аять тә бар: «Әгәр инде кичермәсәгез, Күктәге Атагыз да гаеп эшләрегезне кичермәс».
Гайсәнең хокукы турындагы сорау
(Маттай 21:23-27; Лүк 20:1-8)
27Гайсә һәм Аның шәкертләре янә Иерусалимгә килделәр. Аллаһы йортының ишегалдында йөргән Гайсә янына баш руханилар, Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре якынлашып:
28– Мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Боларны эшләргә Сиңа кем хокук бирде? – дип сорадылар.
29– Минем дә сезгә бер соравым бар, – диде Гайсә. – Әгәр җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди хокук белән эшләвемне әйтермен. 30Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез.
31Тегеләр үзара:
– «Күктән» дип әйтсәк, Ул «ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» дип сорар, 32«кешеләрдән» дип әйтергәме әллә? – диештеләр.
Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан куркып алар:
33– Белмибез, – дип җавап кайтардылар.
– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнен әйтмим, – диде Гайсә.
Currently Selected:
Марк 11: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: