YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 16

16
Дин әһелләренең Гайсәдән илаһи билге таләп итүе
(Марк 8:11-13; Лүк 12:54-56)
1Анда Гайсәне фарисейлар белән саддукейлар урап алдылар һәм, Аны сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 2Әмма аларга Ул:
– Кич белән сез, күк йөзе кызыл – иртәгә көн яхшы булыр, дисез. 3Ә иртәгесен, бүген давыл булыр – күк йөзе әнә куе кызыл, дисез. Күк йөзенә карап сез һава торышын алдан әйтә аласыз, ә якынлашып килүче заман билгеләрен чамаламыйсыз. 4Явыз һәм имансыз буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – дип җавап кайтарды һәм яннарыннан китеп барды.
Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысы
(Марк 8:14-21)
5Күлнең аръягына чыгып җиткәч, шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды.
6– Карагыз аны, фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз! – диде аларга Гайсә.
7Шәкертләре исә бер-берсенә:
– Үзебез белән икмәк алмаганга шулай әйтәдер, – диештеләр.
8Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп Гайсә:
– Ни өчен сез, икмәк алмадык, дип әйтәсез, сай иманлылар? – диде. – 9Әле һаман берни аңламыйсызмы? Биш мең кешегә өләшкән биш икмәкне һәм сынык-санык белән ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы? 10Дүрт мең кешегә тараткан җиде икмәкне дә хәтерләмисезме? Ул вакытта ничә кәрзин сынык-санык җыеп алдыгыз? 11Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз, дип әйткәндә икмәкне күздә тотмавым аңлашылмадымыни?
12Шунда гына шәкертләр Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә бәлки фарисейлар һәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар.
Кем ул Гайсә?
(Марк 8:27-30; Лүк 9:18-21)
13Филип Кайсариясе җирләренә килгәч, Гайсә үзенең шәкертләреннән:
– Кешеләр Мине – Адәм Углын – кем дип белә? – дип сорады.
14– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре.
15– Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан.
16– Син – Мәсих, тере Зат булган Аллаһының Углы, – дип җавап бирде Шимун-Петер.
17– Бәхетле кеше син, Яхъя углы Шимун, – диде аңа Гайсә, – чөнки сиңа моны кешеләр түгел, ә Күктәге Атам ачып бирде. 18Шуның өчен Мин сиңа әйтәм: син – Петер#16:18 Петер – грек телендә «кыя» дигәнне аңлата., һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр Бердәмлеген төзермен; аны үлеләр дөньясы#16:18 …үлеләр дөньясы… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «үлеләр дөньясының капкалары». җиңә алмас. 19Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын тапшырырмын; җирдә син тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә син рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
20Шуннан шәкертләренә Ул Үзенең Мәсих булуын һичкемгә әйтмәскә кушты.
Гайсәнең Үз үлеме хакында алдан әйтеп куюы
(Марк 8:31–9:1; Лүк 9:22-27)
21Шул көннән Гайсә Үзенең Иерусалимгә барырга тиешлеге һәм анда халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителәчәге, үләчәге, әмма өченче көндә үледән тереләчәге турында шәкертләренә ачыктан-ачык сөйли башлады.
22Петер исә Гайсәне читкәрәк алып китте дә:
– Аллаһы сакласын Сине, Хакимем! Андый хәл була күрмәсен! – дип Аның белән ризалашмавын белдерде.
23Ләкин Гайсә, Петергә борылып карап:
– Кит янымнан, иблис! Син Мине юлдан яздырырга тырышасың. Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – диде.
24Соңрак Гайсә Үзенең шәкертләренә:
– Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен. 25Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар. 26Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? Кеше нәрсә биреп җанын кайтара алыр икән? 27Адәм Углы Атасының балкып торган шөһрәтендә Үз фәрештәләре белән килер дә һәркемгә гамәленчә бирер. 28Хак сүз әйтәм сезгә: биредә басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күрмичә дөнья куймас.

Currently Selected:

Маттай 16: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in