Маттай 15
15
Ата-бабадан килгән йолалар хакында
(Марк 7:1-23)
1Беркөнне Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм Канун белгечләре килеп:
2– Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йоланы бозалар – ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорады.
3– Ә ни өчен сез үзегезнең йолалар хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – диде аларга каршы Гайсә. – 4Аллаһы: «Ата-анаңны хөрмәт ит», «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән. 5Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына „сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга вәгъдә иттем“ дип әйтә икән, 6аңа инде ата-анасына хөрмәт күрсәтмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Шул рәвешле сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз. 7Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән:
8«Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә,
ә йөрәкләре исә Миннән ерак.
9Миңа табынулары да бушка:
алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».
10Аннары Гайсә Үз янына халыкны чакырып алып:
– Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз. 11Кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, ә бәлки авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – диде.
12Шуннан шәкертләре Гайсә янына килеп:
– Синең сүзләрең фарисейларда ризасызлык тудырганны беләсеңме? – диделәр.
Гайсә аларга:
13– Күктәге Атам утыртмаган һәр үсенте тамыры белән йолкып алыначак, – дип җавап кайтарды. – 14Калдырыгыз аларны! Сукыр адәмнәрне җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, икесе дә чокырга егылып төшәчәк.
15– Кинаяңне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер.
16– Әйткәннәремне сез дә һаман аңламыйсызмы? – диде Гайсә. – 17Авызга кергән һәммә нәрсәнең, карын аша үтеп, тышка чыгарып ташлануы сезгә аңлашылмыймы? 18Ә менә кешенең теленнән төшкән сүз аның йөрәгеннән чыга – кешене әнә шул нәҗесли. 19Чөнки явыз ниятләр, кеше үтерү, зина кылу, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык бирү, башкаларны яманлау адәм баласының йөрәгеннән чыга. 20Табын янына юмаган кул белән утыру түгел, әнә шундый гамәлләр нәҗесли кешене.
Мәҗүси хатынның савыгуы
(Марк 7:24-30)
21Аннары Гайсә бу яклардан Сур һәм Сидун җирләренә таба юл алды. 22Беркөн Гайсә янына шул төбәктә яшәүче кәнгани бер хатын килеп:
– Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызымны җен орды, шундый нык җәфалана! – дип ялварды.
23Әмма Гайсә аңа нәрсә дип тә дәшмәде.
Шәкертләре Гайсә янына килеп:
– Әйт аңа, китсен, югыйсә артыбыздан кычкырып бара бит, – дип үтенде.
24Гайсә исә:
– Мин югалган сарыклар янына – Исраил халкына гына җибәрелгән идем, – дип җавап кайтарды.
25Әмма хатын якынрак килде дә Гайсә каршында йөзтүбән капланып:
– Әфәндем, ярдәм итче миңа! – диде.
26– Балалар кулыннан икмәкне тартып алып көчекләргә ташлау яхшы түгел, – дип җавап бирде аңа Гайсә.
27– Шулай, Әфәндем, – диде хатын, – ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит.
28Гайсә аңа:
– И ханым! Ышануың көчле синең; теләгәнеңчә булсын, – диде, һәм хатынның кызы шундук савыкты.
Гайсәнең дүрт мең кешене ашатуы
(Марк 7:31–8:10)
29Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күленең яры буйлап юлын дәвам итте; бер урында Ул, тау битләвенә күтәрелеп, шунда утырды. 30Үзләре белән аксак, сукыр, гарип, телсез һәм бик күп башка авыруларны ияртеп, Аның янына байтак халык җыелды. Хаста булганнарны Аның аягы янына китереп салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды. 31Телсезләрнең – сөйләшә, гарипләрнең – савыга, аксакларның – йөри, сукырларның күрә башлавына тәмам исе киткән халык Исраил Алласына дан-шөһрәтләр яудырды.
32Шәкертләрен чакырып Гайсә:
– Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ашар ризыклары да беткән. Аларны ач килеш кайтарып җибәрәсем килми – юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
33– Шушы кадәр халыкны туендырырлык икмәкне биредә, чүлдә, кайдан алыйк? – диде шәкертләре.
34– Сезнең ничә икмәгегез бар? – дип сорады алардан Гайсә.
– Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирде тегеләр.
35Шуннан Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, 36җиде икмәк белән балыкны алып Аллаһыга шөкрана кылды да халыкка өләшү өчен сындыргалап шәкертләренә бирде. 37Барысы да туйганчы ашадылар; калган сыныкларны җыйганнан соң да әле җиде кәрзин тулды. 38Ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең ир кеше иде.
39Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә, көймәгә утырып, Мәгедән җирләренә юнәлде.
Currently Selected:
Маттай 15: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025