YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 13

13
Орлык чәчүче турында гыйбрәтле хикәя
(Марк 4:1-9; Лүк 8:4-8)
1Шул ук көнне Гайсә өйдән чыкты да күл буена барып утырды. 2Аның янына бик күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа көймәгә кереп утырырга туры килде, халык исә яр буенда басып торды. 3Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде:
– Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. 4Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар, очып килеп, аны чүпләп бетергән. 5Икенче бер өлеше аз туфраклы, ташлы урынга төшкән. Тирән ятмаганга күрә орлык бик тиз тишелеп чыккан. 6Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгән үсентеләр шиңеп төшкән. 7Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак үскән дә орлыкны басып киткән. 8Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш биргән. 9Колагы булганнар – ишетсен!
Гайсәнең кинаяләп сөйләве турында аңлатуы
(Марк 4:10-12; Лүк 8:9-10)
10Шәкертләре шунда Аның янына килеп:
– Нигә Син аларга кинаяләп сөйлисең? – диделәр.
11– Күкләр Патшалыгының серләре сезгә ачылган, ә башкаларга ачылмаган, – дип җаваплады Ул, – 12чөнки кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 13Алар әнә карап торалар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, тик ишетмиләр һәм төшенмиләр; менә шуның өчен Мин аларга кинаяләп сөйлим. 14-15Ишагыйя пәйгамбәрнең:
«Колагыгыз белән тыңларсыз, ләкин аңламассыз,
күзләрегез белән карарсыз, ләкин күрмәссез.
Күзләре белән күрмәс,
колаклары белән ишетмәс,
йөрәкләре белән аңламас һәм
Мин аларны савыктырсын дип
Миңа мөрәҗәгать итмәс өчен
бу халыкның йөрәге каткан,
колаклары томаланган,
күзләре йомылган», –
дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты.
16Әмма сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрә, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетә. 17Хак сүз әйтәм сезгә: байтак пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде.
Чәчүче турындагы хикәянең мәгънәсе
(Марк 4:13-20; Лүк 8:11-15)
18Шулай итеп, чәчүче хакындагы гыйбрәтле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз. 19Күкләр Патшалыгы турындагы сүзне ишетүчеләр, әмма аны аңламаучылар янына иблис килә дә алар күңеленә салынганны урлап китә – юл буена чәчелгән орлык әнә шундый кешеләрне хәтерләтә. 20Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр, 21әмма тамыры булмаганга сүзне алар вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә. 22Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка хирыслык аркасында аларның ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми. 23Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аның асылына төшенүчеләр. Андыйлар йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш бирә.
Тиле бодай турында гыйбрәтле хикәя
24Шуннан соң Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, бер кеше үзенең басуына яхшы орлык чәчкән ди. 25Әмма төн җитеп һәммәсе йокыга талгач, дошманы килеп иген арасына тиле бодай орлыгы чәчеп киткән. 26Бодай үсентеләре күтәрелеп башак җибәрә башлауга, тиле бодай да күренгән. 27Хезмәтчеләре, йорт хуҗасына килеп: «Әфәнде, син бит басуыңа орлыкның яхшысын чәчкән идең, тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сораганнар. 28«Дошман эше бу», – дип җавап биргән хуҗалары. «Теләсәң, барып утыйк аны!» – дигән аңа хезмәтчеләре. 29Ләкин ул аларга: «Кирәкми, югыйсә утаганда тиле бодай белән бергә игенне дә йолкып атарсыз. 30Иген өлгергәнче тегесе дә, монысы да үссен; уракка төшкәч, уракчыларыма мин: „Башта тиле бодайны җыеп алып көлтәләргә бәйләгез дә яндырыгыз, ә ашлыкны урып келәткә илтеп салыгыз“», – диярмен.
Горчица орлыгы һәм ачыткы турында гыйбрәтле хикәяләр
(Марк 4:30-34; Лүк 13:18-21)
31Аннары Гайсә янә бер хикәя сөйләде:
– Күкләр Патшалыгын басуга чәчкән горчица орлыгы белән чагыштырып булыр иде. 32Ул барча орлыклардан ваграк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлектән биегрәк, агач кебек була; кошлар очып килеп аның сабакларында оя кора.
33Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Күкләр Патшалыгын ачыткы белән чагыштырып булыр иде. Әйтик, бер хатын өч үлчәм#13:33 …өч үлчәм… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «өч сатон»; сатон – сыеклык үлчәү берәмлеге, 7,3 л. онга ачыткы сала да, күпмедер вакыттан ачыткы камырны бик нык кабарта.
34Гайсә халыкка һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйләде; Ул бер нәрсәне дә кинаясез генә аңлатмады. 35Шулай итеп, Аллаһының пәйгамбәр аша:
«Гыйбрәтле хикәяләр сөйләргә авызымны ачармын;
дөнья яратылган көннән яшерен булганны хәбәр итәрмен», –
дип әйткән сүзләре гамәлгә ашты.
Тиле бодай турындагы хикәянең мәгънәсе
36Халыкны озатып җибәргәннән соң Гайсә өйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп:
– Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен аңлатып бирче! – диделәр.
37– Яхшы орлык чәчүче – Адәм Углы ул, – диде аларга Гайсә. – 38Басу – дөнья ул, яхшы орлык дигәнем – Патшалык угыллары, тиле бодай – явыз затның балалары, 39һәм аны чәчүче дошман – иблис үзе. Урак өсте – дөнья бетү ул, ә уракчылар – фәрештәләр. 40Тиле бодайны җыеп утка салган кебек, дөнья беткәндә дә шулай булыр: 41Адәм Углы үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, гөнаһка этәрүчеләрнең һәм явызлык кылучыларның һәммәсен Аның Патшалыгыннан җыеп алып, 42дөрләп янган мичкә ташлар – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. 43Ә тәкъва кешеләр Аталары Патшалыгында кояштай балкып торыр. Колагы булганнар – ишетсен!
Яшерелгән хәзинә һәм энҗе турында хикәяләр
44Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм шатлыгыннан бар мөлкәтен саткан да шул кырны сатып алган.
45Күкләр Патшалыгын тагын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзләгән ди. 46Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан һәм, кайтып, бар мөлкәтен саткан да шул энҗене сатып алган.
Ятьмәгә эләккән балыклар турында хикәя
47Күкләр Патшалыгын тагын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, балыкчылар күлгә ятьмә салган, һәм аңа төрледән-төрле балык эләккән ди. 48Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да утырып балык сайлый башлаганнар: яхшысын кәрзингә салганнар, яраксызын читкә ташлаганнар. 49Дөнья беткәндә дә әнә шулай булыр: фәрештәләр килеп яман кешеләрне тәкъвалардан аерып алыр да 50дөрләп янган мичкә ташлар – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. 51Сез барысын да аңладыгызмы?
– Әйе, – дип җавап бирде шәкертләре.
52– Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгы хакындагы өйрәтүне кабул иткән Язма белгечләренең һәрберсе үзенең бай хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаган.
Пәйгамбәргә үз илендә, үз өендә кадер юк
(Марк 6:1-6; Лүк 4:16-30)
53Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сөйләгәннән соң Гайсә ул җирдән китте. 54Үз шәһәренә кайтып җиткәч, кешеләрне гыйбадәтханәдә өйрәтеп, тыңлаучыларны таң калдырды.
– Шундый тирән акыл һәм кодрәт Аңа кайдан килгән икән? 55Балта остасының углы түгелме соң ул? Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүдә түгелме? 56Сеңелләренең барысы да биредә яши түгелме? Шулай булгач, боларның барысы да Аңа кайдан килгән икән? – дип 57Гайсәдән йөз бордылар.
– Пәйгамбәр кайда да хөрмәттә, тик үз илендә һәм үз өендә генә кадер юк аңа, – диде аларга Гайсә.
58Кешеләрнең ышанмауларын күреп Ул биредә могҗизаларны күп кылмады.

Currently Selected:

Маттай 13: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in