Маттай 12
12
Шимбә көн турындагы сорау
(Марк 2:23-28; Лүк 6:1-5)
1Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә иген кыры буйлап бара иде. Ачыккан шәкертләре башак өзеп ашый башлады. 2Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә:
– Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли! – диде.
3-4– Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве турында укыганыгыз булмадымыни? Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка һичкемгә – ни аның үзенә, ни юлдашларына ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне ашаган, – дип җавап кайтарды Гайсә. – 5Руханиларның Аллаһы йортында шимбә көнне хезмәт итеп шимбәнең изгелеген бозулары, әмма моның гаепкә саналмавы турында Муса китабыннан укымадыгызмыни? 6Сезгә әйтәм: биредә исә Аллаһы йортыннан да бөегрәк Зат! 7Әгәр сез «Мин сездән корбан көтмим, ә бәлки бер-берегезгә мәрхәмәтле булуыгызны телим» дигән Аллаһы сүзләренең асылын аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез. 8Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасыдыр.
Кулы корышкан кешенең савыгуы
(Марк 3:1-6; Лүк 6:6-11)
9Аннары Гайсә, ул урыннан китеп, гыйбадәтханәгә килде. 10Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. Яһүдиләрнең кайберләре, гаепләргә сәбәп эзләп, Гайсәдән:
– Шимбә көнне кешеләрне дәваларга ярыймы? – дип сорады.
11– Бердәнбер сарыгы шимбә көнне чокырга егылып төшсә, сезнең кайсыгыз аны чыгармас иде? – дип җавап кайтарды Гайсә. – 12Ә бит кеше сарыктан күпкә кадерлерәк. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык кылу бик мәгъкуль эш.
13Аннары Гайсә авыру адәмгә:
– Кулыңны суз! – диде.
Теге адәм сузды, һәм аның кулы икенчесе кебек үк сәламәт булды. 14Гыйбадәтханәдән чыккач, фарисейлар Гайсәне ничек һәлак итү хакында киңәшергә тотындылар.
Аллаһы сайлаган Хезмәтче
15Бу хакта белгәннән соң Гайсә ул яклардан китеп барды. Аның артыннан бик күп халык иярә китте. Авыруларның һәммәсен Ул савыктырды, 16әмма Үзенең Кем булуы хакында беркемгә белгертмәскә кушты. 17-21Шулай итеп, Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша:
«Менә – Үзем сайлаган Хезмәтчем,
Минем сөеклем һәм җанымның шатлыгы.
Мин Аны Үземнең Рухым белән сугарырмын,
һәм Ул бар халыкларга гадел хөкем игълан итәр.
Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас,
урамнарда Аның тавышы ишетелмәс.
Гаделлек җиңгәнне күрми торып,
чатнаган камышны сындырмас,
пыскып яткан филтәне сүндермәс.
Халыклар Аның исеменә өмет баглар», –
дип әйткән сүзләре гамәлгә ашты.
Гайсә һәм Белзебул
(Марк 3:20-30; Лүк 11:14-23)
22Аннары Гайсә янына җен кагылган берәүне китерделәр; ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм әлеге кеше сөйләшә, күрә башлады. 23Бу хәлгә исе киткән халык үзара:
– Давыт Углы түгел микән Ул? – диеште.
24Шушы сүзләрне ишетеп фарисейлар:
– Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәм итмәсә, җеннәрне куып чыгара алмас иде Ул, – диделәр.
25Гайсә аларның уйларын белеп:
– Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр, – диде. – 26Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзе белән низагъка килә. Андый патшалык ничек сакланып калыр икән? 27Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң? Шул сәбәпле сезне алар хөкем итсен! 28Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы Рухының ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җиткән дигән сүз, – диде.
29– Кем дә булса, көчле кешенең өенә кереп, башта аны бәйләмәсә, малын талый алыр микән? Бәйләгән очракта гына талар. 30Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката. 31Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: кешеләрнең барча гөнаһлары һәм көфер сүзләре кичерелер, әмма Аллаһы Рухына карата көфер сүз әйтүчеләр кичерелмәс. 32Адәм Углына каршы сүз әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы сүз әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.
Җимешенә карап агачы беленә
33Әгәр агач яхшы икән, аның җимеше дә яхшы булыр; әгәр инде агач начар икән, аның җимеше дә начар булыр. Агач бит җимешенә карап беленә. 34И елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сүз әйтә аласыз? Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була. 35Яхшы кеше яхшылык сандыгыннан – яхшылык, ә явыз кеше явызлык сандыгыннан явызлык чыгара. 36Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүзе өчен адәм балалары кыямәт көнендә хисап тотачак. 37Чөнки әйткән сүзләреңә карап сине акларлар яисә хөкемгә тартырлар.
Юныс пәйгамбәрнең билгесе
(Марк 8:11-12; Лүк 11:29-32)
38Шуннан Канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Гайсәгә:
– Остаз, безгә берәр илаһи билге күрсәтсәң иде, – диде.
39Ләкин аларга җавап итеп Гайсә:
– Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – диде. – 40Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер. 41Ниневә халкы, кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгән иде; ә сезнең яндагы Зат – Юныстан бөегрәк. 42Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен ул җир читеннән килгән, ә сезнең яндагы Зат – Сөләйманнан бөегрәк.
Явыз рухның әйләнеп кайтуы
(Лүк 11:24-26)
43Кешедән чыкканнан соң явыз рух сусыз чүл буйлап үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә таба алмагач: 44«Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кайткач исә, аны аулак, себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм, 45үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Менә бу явыз буын белән дә шулай булыр.
Гайсәнең анасы һәм туганнары
(Марк 3:31-35; Лүк 8:19-21)
46Гайсә шулай дип сөйләп торганда, Аның анасы белән энеләре килеп йорт янында көтеп тордылар: аларның Гайсәгә әйтәсе сүзләре бар иде. 47Кемдер берәү килеп Гайсәгә:
– Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Синең белән сөйләшергә тели, – дип әйтте.
48Әлеге кешегә җавап итеп Гайсә болай диде:
– Минем анам һәм туганнарым кем дисезме? – 49Аннары кулы белән шәкертләренә күрсәтеп, – менә Минем анам һәм туганнарым. 50Чөнки Күктәге Атамның ихтыярын үтәүчеләр – Минем ир туганым да, кыз туганым да, анам да.
Currently Selected:
Маттай 12: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025