Яхъя 21
21
Гайсәнең янә шәкертләренә күренүе
1Шушы хәлләрдән соң Гайсә Тибериас күле буенда шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды: 2Шимун-Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләянең Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә җыелган иде. 3Шимун-Петер:
– Балык тотарга барам, – дип әйтте.
– Без дә синең белән барабыз, – диде башка шәкертләр.
Алар көймәгә утырып йөзеп киттеләр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар.
4Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аны танымады.
5– Дусларым, ашардай берәр нәрсә тота алдыгызмы? – дип сорады Гайсә.
– Юк, – дип җавап бирде тегеләр.
6– Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз – тотарсыз, – диде Ул.
Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. 7Гайсәнең яраткан шәкерте шунда Петергә:
– Бу – Хакимебез! – диде.
«Хакимебез» дигәнне ишеткәч, Шимун-Петер киемен тәненә урады да (ул чишенгән иде) көймәдән суга сикерде. 8Ә башка шәкертләр, балык тулган ятьмәне сөйрәп, чама белән йөз кырык аршын#21:8 …йөз кырык аршын… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «ике йөз пехус». Пехус – озынлык үлчәү берәмлеге, 0,5 м чамасы. ераклыктагы ярга таба көймәдә киттеләр. 9Ярга чыккач, учактагы күмер өстендә яткан балыкны күрделәр; учак янында икмәк тә бар иде. 10Гайсә аларга:
– Тоткан балыкның беразын монда алып килегез, – диде.
11Шимун-Петер көймәгә кереп эре-эре балык тулган ятьмәне ярга тартып чыгарды. Анда йөз илле өч балык булуга карамастан, ятьмә ертылмаган иде.
12Шәкертләренә Гайсә:
– Ашарга килегез, – диде.
Аларның берсе дә «Син кем?» дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки Аның Хаким Гайсә икәнен белә иделәр. 13Гайсә якынрак килеп икмәкне алды да аларга өләшеп чыкты, шулай ук балыкны да таратты.
14Бу инде Гайсәнең үлеп терелгәннән соң шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде.
Гайсә һәм Петер
15Ашап туйганнан соң, Шимун-Петердән Гайсә:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремнән ныграк яратасыңмы? – дип сорады.
– Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде Петер.
Гайсә аңа:
– Минем бәрәннәрне кайгырт! – диде.
16Аннары Ул кабат:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде.
– Минем сарыкларны көт, – диде Гайсә.
17Ул өченче тапкыр Петердән:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер, Аның «син Мине яратасыңмы?» дип өченче мәртәбә соравына көенеп:
– Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Минем сарыкларны кайгырт, – диде. – 18Хак сүз әйтәм сиңа: яшь чакта син билбавыңны үзең бәйли идең дә теләгән җиреңә бара идең, ә картайгач кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, билбавыңны бәйләп, теләмәгән җиреңә алып барыр.
19Гайсә бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан Ул аңа:
– Минем арттан бар! – диде.
Гайсә һәм Аның яраткан шәкерте турында
20Шулчак Петер борылып карады да артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килгәнне күрде. Кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Хакимем! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» дип сораган шәкерт иде бу. 21Петер, аны күргәч, Гайсәдән:
– Хакимем! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады.
22Гайсә аңа:
– Мин кабат килгәнче аның яшәвен телим икән, анда синең ни эшең бар? Минем арттан баруыңны бел! – диде.
23Шунлыктан шәкертләр арасында «ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә «ул үлмәячәк» димәде бит, «Мин кабат килгәнче аның яшәвен телим икән, анда синең ни эшең бар?» дип кенә әйтте.
24Нәкъ менә шул шәкерт, әлеге вакыйгалар турында шаһитлык кылып, боларны язып калдырды да инде. Ә аның шаһитлыгы хак икәнне без беләбез.
25Гайсә моннан башка да күп эшләр башкарды, әмма аларның һәммәсе турында тәфсилләп яза башласаң, ул китаплар дөньяга сыймас иде, дип уйлыйм.
Currently Selected:
Яхъя 21: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025