Ашап туйганнан соң, Шимун-Петердән Гайсә:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремнән ныграк яратасыңмы? – дип сорады.
– Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде Петер.
Гайсә аңа:
– Минем бәрәннәрне кайгырт! – диде.
Аннары Ул кабат:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде.
– Минем сарыкларны көт, – диде Гайсә.
Ул өченче тапкыр Петердән:
– Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер, Аның «син Мине яратасыңмы?» дип өченче мәртәбә соравына көенеп:
– Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Минем сарыкларны кайгырт, – диде.