Ягъкубның хаты 1
1
1Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкубтан – дөнья буйлап таралган унике ыругка#1:1 Унике ыруг – дөньяга таралган мәсихче яһүдиләр яисә дөньядагы барлык мәсихчеләр күздә тотыла. сәлам!
Сынаулар һәм иман
2Имандашларым, төрле сынауларга юлыксагыз, моны зур шатлык дип кабул итегез, 3чөнки иманыгыз сыналганда, сезнең рухыгыз ныгый дип белегез. 4Бер кимчелексез, һәр яктан өлгереп җиткән кеше булыр өчен, ныклыгыгыз һаман камилләшә барырга тиеш.
5Әгәр берәрегездә зирәклек җитеп бетми икән, Аллаһыдан сорасын – һәм Ул бирер, чөнки Аллаһы бөтенесенә юмартлык белән, битәрләмичә өләшә. 6Әмма ул кеше инанып, икеләнмичә сорасын, чөнки икеләнгән адәм әле бер якка, әле икенче якка җил куып йөрткән диңгез дулкынына охшый. 7Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырга исәп тотмасын. 8Икеләнүчән кешенең барлык гамәлләре тотрыксыз була бит.
9Фәкыйрь имандашыбыз – Аллаһы тарафыннан югары күтәрелүе белән, 10бай исә Аллаһы тарафыннан түбән төшерелүе белән горурлансын, чөнки бай кеше үзе дә, аның байлыгы да болын чәчәге кебек юкка чыгачак. 11Кояш, калкып, үзенең көйдергеч эссесе белән үсемлекне корыта – аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай эш ыгы-зыгысында юкка чыгачак.
12Сынауларга түзгән кеше бәхетле, чөнки ул, сынауларны узганнан соң, Аллаһы Үзен яратканнарга вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак. 13Вәсвәсәгә төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки Аллаһыны вәсвәсәгә салып явызлык кылырга мәҗбүр итеп булмый, һәм Ул Үзе дә беркемне вәсвәсәгә салмый. 14Һәркемне үзенең гөнаһлы теләкләре мавыктыра һәм ымсындыра. 15Шуннан соң теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ, тәмам ныгыгач, үлемгә китерә.
16Газиз имандашларым, алдамагыз үзегезне! 17Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күктәге яктылыкларны бар иткән Атабыздан килә; Ул һичкайчан үзгәрмәс, үзгәреп торган күләгәгә дә охшамас. 18Үзе бар иткәннәр арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул Үз ихтыяры белән, хакыйкать сүзе ярдәмендә безгә тормыш бирде.
Тыңлагыз һәм үтәгез
19Газиз имандашларым, хәтерегездә тотыгыз: һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмасын, 20чөнки ачулы кеше Аллаһы теләгән яхшы эшләрне башкармый. 21Шуңа күрә һәртөрле әшәкелектән һәм киң таралган явызлыктан ваз кичеп, йөрәкләрегезгә чәчелгән Аллаһы сүзен күндәмлек белән кабул итегез – ул сүз җаннарыгызны коткарырга сәләтле.
22Сүзне тыңлап кына калмагыз, аны үтәгез дә, юкса үз-үзегезне алдаган булып чыгасыз. 23Аллаһы сүзен ишеткән, ләкин аны үтәмәгән һәркем үзен көзгедә күргән кешегә охшый: 24ул үзенә карап тора да читкәрәк китү белән йөзенең ниндилеген шундук оныта. 25Әмма Аллаһының азатлык китерә торган камил Канунын игътибар белән укыган һәм аңа тугры калган, ишеткәнен онытмыйча үтәгән кеше үзенең эшләрендә бәхетле булыр.
26Кемдер үзен тәкъва дип саный, ләкин телен тыймый икән, ул үзен алдый гына, һәм аның тәкъвалыгы бернигә тормый. 27Бәлагә тарыган ятимнәрне, тол хатыннарны кайгыртсагыз һәм үзегезне бу дөньяның бозыклыгыннан сакласагыз, сезнең тәкъвалык Атабыз Аллаһы каршында саф, керсез саналыр.
Currently Selected:
Ягъкубның хаты 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: