Рәсүлләр 28
28
Паул Мальта утравында
1Исән-имин ярга чыгып җиткәч, утрауның Мальта дип аталганын белдек. 2Утрау халкы безгә гадәттән тыш кунакчыл булды. Яңгыр ява башлап суытып җибәргәнгә күрә, алар учак ягып барыбызны да җылынырга чакырды. 3Паул үзе җыеп китергән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салганда, ут эченнән зәһәр елан атылып чыкты да аның кулын электәреп алды. 4Утрау кешеләре, аның кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә:
– Бу – кеше үтерүче булса кирәк. Диңгездән котылса да, гаделлек алиһәсе аның гомерен өзмәкче, – диештеләр.
5Әмма Паул еланны утка селкеп төшерде, елан исә аңа бернинди зыян китермәде. 6Кешеләр, хәзер ул шешенә башлар яки кинәт егылып үләр, дип көттеләр. Әмма озак кына көткәннән соң да аңа һичнинди зыян тимәгәнне күреп, фикерләрен үзгәрттеләр.
– Ул – ниндидер бер илаһ, – диде алар.
7Шул тирәдәрәк кенә утрау башлыгы Поплиның хуҗалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды һәм өч көн буе дусларча кунак итте. 8Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруыннан җәфаланып ята иде. Паул аның янына кереп дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды. 9Бу вакыйгадан соң утраудагы хасталарның башкалары да Паул янына килеп сихәтләнеп китте. 10Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хөрмәт күрсәттеләр, ә без китәргә җыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр.
Паулның Римга килүе
11Өч айдан соң без, Искәндәриядән килеп шул утрауда кышны кичергән, Күк игезәкләре#28:11 Күк игезәкләре – греклар мифологиясендә диңгезчеләрне саклый торган ике илаһ. дип аталган корабка утырып юлга кузгалдык. 12Суракүсәй шәһәренә килеп җиткәч, өч көн анда булдык. 13Аннан Ригиун шәһәренә килдек. Иртәгесен, көньяк җиле исә башлагач, Ригиуннан киттек тә ике көндә Потиулуй шәһәренә килеп җиттек. 14Ул шәһәрдә имандашларыбызны очраттык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр.
Шулай без Римга килеп җиттек. 15Андагы имандашлар, килгәнебезне ишетеп, Аппи мәйданына һәм Өч кунакханәгә#28:15 Аппи мәйданына һәм Өч кунакханәгә… – Аппи мәйданы Рим шәһәреннән 69 чакрымда, ә Өч кунакханә 53 чакрымда урнашкан. кадәр килеп безне каршы алдылар. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелеп китте. 16Рим шәһәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рөхсәт ителде.
Паулның күренекле яһүдиләр белән очрашуы
17Римга килеп өч көн торганнан соң, Паул анда яшәүче күренекле яһүдиләрне җыеп алды. Алар килгәч, Паул болай диде:
– Туганнар! Үз халкыбызга яки ата-бабаларыбызның йолаларына каршы һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мине Иерусалимдә тотып алып римлылар кулына тапшырдылар. 18Тегеләр, сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә, мине азат итәргә теләде. 19Әмма яһүдиләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин максатым үз халкымны гаепләүдә түгел иде. 20Сезне менә шуның өчен сөйләшергә чакырган идем, чөнки шушы богауларымны мин Исраил халкы өмет баглаган Зат хакына күтәреп йөрим.
21Яһүдиләр исә аңа:
– Без Яһүдиядән синең хакта язылган хатлар алмадык, Яһүдиядән килгән кардәшләрнең дә берсе-бер синең хакта һичнинди хәбәр җиткермәде һәм начар сүз сөйләмәде. 22Алай да, без синең фикереңне үзеңнән ишетергә теләр идек, чөнки безгә билгеле булганча, бу тәгълимат һәркайда бәхәс тудыра, – дип җавап бирделәр.
23Алар Паул белән башка бер көнне очрашырга килештеләр. Билгеләнгән көнне Паул яшәгән йортка баягыдан да күбрәк кеше килде. Паул аларга иртәдән кичкә кадәр Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләрнең язмаларыннан ышанычлы дәлилләр китерде. 24Берәүләр аның сүзләренә ышанды, икенчеләр исә ышанмады. 25Шулай бер-берсе белән килешә алмыйча таралырга җыенганда, Паул аларга болай диде:
– Изге Рух Ишагыйя пәйгамбәр аша сезнең ата-бабаларыгызга дөрес әйткән:
26«Бу халык янына бар да әйт:
Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз,
ничек кенә карасагыз да – күрмәссез.
27Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан.
Көчкә генә ишетә колаклары,
күзләрен дә йомган алар.
Әгәр шулай булмаса,
күзләре белән күрерләр,
колаклары белән ишетерләр,
йөрәкләре белән аңларлар,
Миңа таба борылырлар иде,
һәм Мин аларны савыктырыр идем».
28Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: Аллаһының коткару турындагы хәбәре мәҗүсиләргә юлланган, һәм алар аны ишетәчәк! – диде Паул.
[29Ул шулай дигәннән соң, яһүдиләр бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.]#28:29 Бу аять иң борынгы кулъязмаларда юк.
30Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм янына килүчеләрнең барысын да кабул итте. 31Ул кыю рәвештә һәм каршылыкларга очрамыйча Аллаһы Патшалыгы хакында игълан итте һәм Хакимебез Гайсә Мәсих турындагы тәгълиматны өйрәтте.
Currently Selected:
Рәсүлләр 28: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: