Рәсүлләр 25
25
Паулның кайсар хөкемен таләп итүе
1Кайсариягә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Иерусалимгә китеп барды. 2Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр; 3сүзебезгә колак салып, Паулны Иерусалимгә күчерсәң иде, дип үтенделәр, үзләре исә аны юлда үтерергә сүз куештылар. 4Әмма Фисте Паулның сак астында Кайсариядә калачагын һәм үзенең тиздән шунда кайтачагын әйтте.
5– Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, дәгъвасын белдерсен.
6Иерусалимдә сигез-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкемче көрсиенә утырды да Паулны алып килергә әмер бирде. 7Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм күп авыр гаепләр ташладылар, әмма дәлилләр китерә алмадылар.
8– Мин яһүдиләр Канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.
9Фисте исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан:
– Бу гаепләүләрне тикшерү өчен Иерусалимгә барырга һәм минем тарафтан шунда хөкем ителергә син ризамы? – дип сорады.
10– Мин кайсарның хөкеме алдында торам, һәм эшем монда каралырга тиеш, – дип җавап бирде Паул. – Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрнең хәтерен калдырырлык һичнәрсә эшләмәдем. 11Әгәр үлемгә хөкем итәрлек җинаять кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга җыенмыйм. Ә инде бу адәмнәрнең гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсар хөкемен таләп итәм мин!#25:11 Кайсар хөкемен таләп итәм мин! – Хөкемгә тартылган Рим гражданы куллана алган иң зур мөмкинлек кайсарга мөрәҗәгать итү булган. – диде Паул.
12Киңәшчеләре белән фикер алышканнан соң, Фисте:
– Кайсар хөкемен таләп итәсең икән, димәк, кайсар алдына барырсың, – диде.
Паулның Әгрип патша алдына китерелүе
13Берничә көннән Әгрип патша белән Берники#25:13 Берники – Һируд-Әгрип I нең кызы., Фисте белән очрашыр өчен, Кайсариягә килделәр. 14Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эше турында патшага сөйләде:
– Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар монда. 15Мин Иерусалимдә булган чакта яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкемгә тартырга таләп итеп, дәгъва белән килделәр. 16Мин аларга: «Римлыларда кабул ителгәнчә, дәгъва белдергән адәмнәр белән йөзгә-йөз очрашмаса һәм аның үзен якларга мөмкинлеге булмаса, берәү дә җәзага тартылмый», – дип җавап бирдем. 17Алар монда килгәч, мин һич кичектермичә икенче көнне үк хөкемче көрсиенә утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем. 18Аны уратып алган дәгъвачылар исә мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китерә алмадылар. 19Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул «тере» дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр. 20Мондый мәсьәләләрнең асылына төшенеп бетмәгәнгә, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча хөкем алдына шунда басарга тәкъдим иттем. 21Әмма ул үз эшен галиҗәнаб кайсар хөкеменә тапшыруны сораганга, кайсар янына җибәргәнче мин аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.
22Фистегә Әгрип:
– Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде.
– Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте.
23Икенче көнне Әгрип һәм Берники гаскәр башлыклары һәм шәһәрнең күренекле кешеләре белән бергә тантаналы рәвештә утырышлар бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.
24– Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да яһүдиләрнең күбесе менә шушы кешедән зарланды, «ул яшәргә тиеш түгел!» дип кычкырды. 25Әмма мин аны үлем җәзасына хөкем итәрдәй һичнәрсә эшләмәгән дип таптым һәм, ул үз эшен галиҗәнаб кайсарның хөкем итүен сораганга, аны кайсар янына җибәрергә булдым. 26Тик аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бүгенге әңгәмәдән соң язарга сүз табылыр дип, мин аны сезнең янга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем. 27Тоткынның нәрсәдә гаепләнүен күрсәтми торып, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламый кылынган эш булыр иде.
Currently Selected:
Рәсүлләр 25: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025