YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 19

19
Паул Эфестә
1Апуллус Көринт шәһәрендә чакта, Паул, илнең таулы өлкәләрен кичеп, Эфес шәһәренә килде. Анда берничә шәкертне очратты.
2– Иман китергәндә сез Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан.
– Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диде тегеләр.
3– Сез нинди чуму йоласын үтәдегез соң?
– Яхъя кылган чумдыруны, – дип җавап бирде шәкертләр.
4– Яхъя кылган чумдыру гөнаһлардан тәүбә итү өчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә ышанырга өндәде, – диде аларга Паул.
5Моны ишеткәч, алар Хаким Гайсә исеме хакына суга чуму йоласын үтәделәр. 6Паул аларның башына кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух иңде, һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башлады. 7Анда уникеләп кеше бар иде.
8Паул өч ай дәвамында гыйбадәтханәгә йөреп тәвәккәллек белән әңгәмәләр корды, ышанычлы дәлилләр китереп Аллаһы патшалыгы турында сөйләде. 9Әмма кайберәүләр, ышанырга теләмичә, җыелган халык алдында Хуҗа-Хакимнең юлын яманладылар. Шул сәбәпле Паул, шәкертләрне үзе белән алып, тегеләр яныннан китте һәм Туран исемле берәүнең уку йортында көн саен шәкертләргә вәгазь сөйләде. 10Ул шулай ике ел дәвамында анда хезмәт итте. Шунлыктан Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдиләр дә, греклар да – Хуҗа-Хаким турындагы хәбәрне ишетте.
Ә сез кемнәр?
11Паулның куллары белән Аллаһы искитәрлек кодрәтле эшләр кылды. 12Паул орынган кулъяулыкларны, билбауларны авыру адәмнәр өстенә салганда, хасталар чирдән савыга, алардан явыз рухлар чыгып китә иде. 13Кайбер ырымчы илгизәр яһүдиләр дә, кешеләрдән явыз рухларны куып чыгармакчы булып:
– Мин сезгә Паул вәгазьләгән Гайсә исеменнән боерам, – дип, Хаким Гайсәнең исемен кулланырга тырыша иделәр.
14Яһүдиләрдән булган Эскевә исемле баш руханиның җиде углы да шулай эшләде. 15Әмма бервакыт явыз рух алардан:
– Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип сорады.
16Шулчак явыз рух ияләнгән кеше, агай-энеләргә ташланып, аларны шундый итеп кыйнады ки, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган, яраланган хәлдә чыгып качтылар. 17Бу турыда Эфестә яшәүче яһүдиләргә һәм грекларга мәгълүм булгач, бар кеше куркуга төште, һәм Хаким Гайсәнең исеме тагын да ныграк ихтирам ителә башлады. 18Иманга килгәннәрнең күпчелеге үзләре кылган начар эшләрне танып сөйләде, 19ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе бар халык алдында үзләренең китапларын җыеп утка салды. Санап карагач, яндырылган китапларның бәясе илле мең көмеш тәңкә булды.
20Шулай итеп, Раббы сүзенең кодрәте һәм тәэсире һаман арта барды.
Эфестә чуалыш
21Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимгә барырга булды.
– Иерусалимнән соң Римны да барып күрергә тиешмен, – дип, Паул 22ике ярдәмчесен – Тимутәй белән Эрастыны – Македуниягә җибәрде дә үзе күпмедер вакытка Асия өлкәсендә калды.
23Шул көннәрдә Хуҗа-Хаким юлындагы кешеләргә каршы зур чуалыш кузгалды. 24Эфес шәһәрендә Димитер исемле бер көмешче бар иде. Ул греклар алиһәсе Артемидага багышланган изге йортның кечкенә көмеш өлгеләрен ясый һәм шушы эш белән башка һөнәрчеләргә дә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде. 25Шул Димитер көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне бергә җыеп:
– Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз әлеге кәсепкә бәйләнгән, – диде. – 26Хәлбуки, күреп-ишетеп торасыз: шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһ түгел дип сөйләп, Эфестә генә түгел, ә бөтен Асия өлкәсендә диярлек байтак кешене инандырып юлдан яздырды инде. 27Шушы уңайдан кәсебебезгә игътибар кимеп кенә калмас, бөек алиһә Артемиданың изге йортының да әһәмияте бетәр, бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһә үзенең бөеклегеннән мәхрүм ителер.
28Әлеге сүзләрне ишетеп, һөнәрчеләрнең ачуы кабарды, һәм алар:
– Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар.
29Озакламый бөтен шәһәр хәрәкәткә килде. Паулның юлдашларын – македунияле Гәй һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына юнәлделәр. 30Паул халык төркеме каршына чыкмакчы иде, ләкин шәкертләр аны тыеп калдылар. 31Шулай ук Паулның дуслары – Асия өлкәсенең кайбер җирле җитәкчеләре дә, хәбәр җибәреп, аның тамаша урынында күренмәвен үтенделәр.
32Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хөкем сөрде, җыелганнарның күбесе ни өчен килгәнен дә белмәде. 33Яһүдиләр, нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, Искәндәр исемле кешене халык алдына чыгардылар. Ул, халыкка сүз әйтергә теләп, кулы белән ишарә ясады, 34ләкин аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бертавыштан:
– Эфес Артемидасы бөек! – дип кычкыра башлады.
Алар шулай ике сәгать дәвамында кычкырып тордылар. 35Ниһаять, шәһәр идарәчеләренең берсе, халыкны тынычландырып:
– Җәмәгать! Эфеснең бөек алиһәсе Артемиданың изге йортын һәм күктән төшкән изге ташны саклаучы шәһәр икәнен кем генә белми! – диде. – 36Моның шулай икәнлеге бәхәссез икән, сез тыныч булырга һәм дуамал эш итмәскә тиеш. 37Сез тотып китергән бу кешеләр Артемиданың изге йортын да таламаган, сезнең алиһәгезне дә хурламаган. 38Димитернең һәм аның янындагы башка һөнәрчеләрнең кемгәдер дәгъвасы булса, моның өчен мәхкәмәләр#19:38 Мәхкәмә – хөкем чыгару урыны, суд. һәм өлкә җитәкчеләре бар, дәгъваны алар шунда белдерсеннәр. 39Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны канун рөхсәт иткән халык җыелышында күтәрә аласыз. 40Бүгенге вакыйга аркасында безне һичбер сәбәпсез фетнә куптаруда гаепләргә мөмкиннәр, ә безнең мондый чуалышны аклардай бернинди дәлилебез юк.
Шул сүзләрне әйтеп, җитәкче кеше җыелышны таратты.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in