YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 18

18
Паул Көринт шәһәрендә
1Шуннан соң Паул, Афинадан китеп, Көринт шәһәренә килде. 2Анда ул чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл исемле яһүдине һәм аның хатыны Прискилләне очратты. Клавдий кайсар барлык яһүдиләргә Римнан китәргә әмер биргәнлектән, алар күптән түгел Италиядән килгән булганнар. Паул алар янына барды 3һәм, һөнәрләре бер үк булганга яннарында калып, алар белән бергә чатыр тегү кәсебенә кереште. 4Һәр шимбә көнне Паул, яһүдиләрне һәм грекларны ышандырырга тырышып, гыйбадәтханәләрдә алар белән әңгәмәләр корды.
5Силас белән Тимутәй Македуниядән килгәннән соң, Паул үзенең бөтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлегенә шаһитлык кылып, яһүдиләргә вәгазь сөйләүгә багышлады. 6Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып яман телләнә башлагач, ул, киеменнән тузанны кагып, аларга:
– Һәлакәтегездә үзегез гаепле булырсыз! Минем намусым чиста. Инде башка халыклар янына китәм, – диде.
7Паул гыйбадәтханәдән чыкты да якында гына яшәүче, Аллаһыны олылаучы Тити-Юсты исемле кешенең өенә китте. 8Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Хуҗа-Хакимгә иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иманга килделәр һәм суга чуму йоласын үтәделәр.
9Бервакыт төнлә Паулга Хуҗа-Хаким күренеп:
– Курыкма! Сөйләвеңне дәвам ит, туктама. 10Мин синең юлдашыңдыр, һичкем сиңа яманлык кылмас, чөнки бу шәһәрдә Минем халкым күп, – диде.
11Көринтлеләргә Аллаһы сүзен өйрәтеп, Паул алар арасында ел ярым яшәде.
12Ахайя өлкәсендә Гәллиун идарә иткән заманда яһүдиләр, бөтенесе бер булып, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем йортына алып килделәр.
13– Бу адәм Аллаһыга табынырга Канун кушканча түгел, башкача өйрәтә, – диде алар.
14Паул авызын ачарга да өлгермәде, Гәллиун:
– Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явызлык яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлар өчен сәбәп булыр иде. 15Әмма биредә сүзләр, исемнәр һәм сезнең Кануныгыз хакында бәхәс барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хөкем итәргә теләмим, – дип, 16аларны хөкем йортыннан чыгарып җибәрде. 17Шуннан тегеләр гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып алдылар да хөкем йорты каршында кыйнарга тотындылар, ә Гәлиунның моңа исе дә китмәде.
Паулның Антиухиягә кайтуы
18Көринттә байтак көннәр яшәгәннән соң, Паул, имандашлар белән хушлашып, су юлы белән Сүриягә юнәлде; Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән китте. Юлга чыгар алдыннан, әйткән нәзере буенча, Паул Кеңхерәйдә чәчен кырдырды.
19Эфескә килеп җиткәч, Паул, юлдашларыннан аерылып, гыйбадәтханәгә килде һәм анда яһүдиләр белән сөйләшеп утырды. 20Алар Паулдан үзләре янында озаккарак калуын сорасалар да, ул ризалашмады. 21Алар белән саубуллашканда Паул:
– Аллаһы боерса, яныгызга тагын килермен, – дип, су юлы белән Эфестән китте.
22Кайсариягә җитеп корабтан төшкәннән соң, Паул Иерусалимгә барды, анда бердәмлектәге имандашлар белән күреште, аннары Антиухиягә юл алды; 23анда күпмедер тоткарланганнан соң, бөтен Галәтия һәм Фрүгия өлкәләрен әйләнеп чыгып, шунда яшәүче Гайсә шәкертләрен иманда ныгытты.
Апуллусның Эфестә вәгазь сөйләве
24Шул вакытларда Эфес шәһәренә Апуллус исемле, тумышы белән Искәндәриядән булган, Язманы яхшы белгән, телгә оста бер кеше килде. 25Раббы юлында тәрбия алган әлеге Апуллус, Яхъя башкарган суга чуму йоласы турында гына белсә дә, бөтен күңелен биреп Гайсә турында дөрес итеп сөйли һәм өйрәтә иде. 26Гыйбадәтханәдә Апуллусның кыю сүзләрен ишетеп, Прискиллә белән Әкүл аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар. 27Апуллус Ахаяга китәргә ният белдергәч, имандашлары, аны кабул итүләрен сорап, шундагы шәкертләргә хат яздылар. Анда баргач, Аллаһы мәрхәмәте белән иманга килгәннәргә ул күп ярдәм күрсәтте; 28Язма нигезендә Гайсәнең Мәсих икәнлеген ышандырырлык итеп исбатлап, бөтен халыкның күз алдында яһүдиләрнең дәлилләрен юкка чыгарды.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in