YouVersion Logo
Search Icon

I Петернең хаты 5

5
Өлкәннәргә һәм яшьләргә нәсыйхәт
1Үзем дә өлкәннәрнең берсе, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм: 2сезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен мәҗбүридән түгел, ә бәлки Аллаһы теләгәнчә, үз файдагызга түгел, ә бәлки ихлас күңелдән тырышлык белән көтегез. 3Сезгә ышанып тапшырылган көтү өстеннән хакимлек итмәгез, ә бәлки көтү өчен үрнәк булыгыз; 4әнә шул вакытта сез, Баш көтүче килгәч, мәңге шиңмәс дан-шөһрәт таҗы алырсыз.
5Сез дә, яшьләр, өлкәннәргә буйсыныгыз. Гомумән, һәммәгез бер-берегез алдында басынкы булсын, чөнки Язмада әйтелгәнчә,
«Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,
тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә».
6Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. 7Барлык борчу-мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезне кайгырта. 8Аек акыллы һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан сыман, кемне йотарга икән дип эзләнеп йөри. 9Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иблискә ныклы иман белән каршы торыгыз. 10Бар мәрхәмәтнең чыганагы булган һәм Гайсә Мәсих аша сезне Үзенең мәңгелек шөһрәтенә чакырып алган Аллаһы, сез кыска вакытка гына газап чиккәннән соң, көчегезне яңартачак, сезгә куәт бирәчәк, сезне ныгытачак һәм какшамас итәчәк. 11Аның хакимлеге мәңгедән-мәңгегә булсын! Амин.
12Бу хатымны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аша җибәрәм. Күңелегезне күтәреп һәм Аллаһының чын мәрхәмәте хакында шаһитлык кылып, кыскача гына яздым. Шул мәрхәмәттә нык торыгыз. 13Бабилдәге иман итүчеләр бердәмлеге (сезне сайлаган кебек, Аллаһы аларны да Үзе өчен сайлап алган) һәм углым урынына күргән Марк сезгә сәлам юллыйлар. 14Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез.
Сезгә, Гайсә Мәсихкә инанганнарга, иминлек булсын!

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in