I Петернең хаты 4
4
Тормыштагы үзгәрешләр
1Шулай итеп, тән газаплары кичергән Мәсих кебек, сез дә газап чигәргә әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борыла; 2нәтиҗәдә бу дөньяда ул инде калган вакытын нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши. 3Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләкләргә, эчкечелеккә, тотнаксыз кичәләргә, кәеф-сафа коруга бирдегез һәм җирәнгеч потларга җитәрлек табындыгыз. 4Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнә һәм шуның өчен сезне яманлый. 5Әмма тереләрне дә, үлеләрне дә тиздән хөкемгә тартачак Аллаһыга җавап бирәчәк әле алар. 6Чөнки тәннәре үлем җәзасына хөкем ителгән булса да, рухлары белән Аллаһы кебек яшәсеннәр өчен, Яхшы хәбәр үлеләргә дә игълан ителде.
7Һәр нәрсәнең ахыры якындыр. Шуңа күрә, дога кыла алыр өчен, тотнаклы һәм аек акыллы булыгыз. 8Барыннан да бигрәк бер-берегезне чын күңелдән яратыгыз, чөнки мәхәббәт булган урында күп гөнаһлар кичерелә. 9Кунакчыл булыгыз, бер-берегезне кабул итәргә туры килгәндә зарланмагыз. 10Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәркайсыгыз шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итсен. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрегезне кулланыгыз. 11Кемгәдер сөйләү осталыгы бирелгән икән, Аллаһы сүзләрен җиткергән кебек сөйләсен; берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен. Аллаһы шул рәвешчә һәрнәрсәдә Гайсә Мәсих аша данланыр. Мәсихкә мәңгедән-мәңгегә дан һәм кодрәт булсын. Амин.
Мәсих исеме өчен газап чигү
12Газиз дусларым! Сынау утына тарыганга гаҗәпләнмәгез, монда бернинди сәер нәрсә юк. 13Мәсихнең газапларын уртаклашуыгызга куаныгыз, һәм Аның бөеклеге ачылганда, шатлыгыгызның чиге булмас. 14Әгәр сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки Аллаһының шөһрәтле Рухы, Аллаһы Рухы – сезнең юлдашыгыздыр. 15Кеше үтергән, урлашкан, җинаять кылган яки башкалар эшенә тыкшынган өчен сезнең арада газапланучы булмасын. 16Әгәр инде мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз. 17Аллаһының хөкем итү вакыты җитте, һәм хөкем Аның йортындагылардан башланачак. Әгәр беренче чиратта без хөкем ителәбез икән, Аллаһының Яхшы хәбәренә колак салмаучыларны ахырда нәрсә көтә? Язмада әйтелгәнчә,
18«Тәкъва кеше көч-хәл белән котыла икән,
имансыз һәм гөнаһлыны нәрсә көтә?!»
19Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын ышанычлы Бар кылучыга тапшырсыннар һәм игелекле гамәлләрен дәвам итсеннәр.
Currently Selected:
I Петернең хаты 4: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: