1
Маттай 6:33
Инҗил
ИНҖ2025
Барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын һәм Аның гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер.
Porovnat
Zkoumat Маттай 6:33
2
Маттай 6:34
Шулай итеп, иртәгәге көн турында кайгырмагыз, чөнки туачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр; һәр көннең үз мәшәкате үзенә җитәрлек.
Zkoumat Маттай 6:34
3
Маттай 6:25
Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?
Zkoumat Маттай 6:25
4
Маттай 6:6
Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп артыңнан ишегеңне яп та күзгә күренмәс Атаңа дога кыл. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Zkoumat Маттай 6:6
5
Маттай 6:9-10
Сез менә болай дип дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип танылсын, Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын.
Zkoumat Маттай 6:9-10
6
Маттай 6:11
Кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир.
Zkoumat Маттай 6:11
7
Маттай 6:12
Безгә явызлык кылучыларны без кичергән кебек, Син дә безнең явыз эшләребезне кичер.
Zkoumat Маттай 6:12
8
Маттай 6:13
Безне сынауларга дучар итмә, ә явыз заттан сакла.
Zkoumat Маттай 6:13
9
Маттай 6:14
Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.
Zkoumat Маттай 6:14
10
Маттай 6:26
Әнә кошларга карагыз: алар чәчми дә, урмый да, амбарларга ашлык та салмый, шулай да Күктәге Атагыз аларны туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?
Zkoumat Маттай 6:26
11
Маттай 6:19-21
Дөньялыкта мал-мөлкәт җыймагыз: аны көя кисә, тутык баса, караклар урлап чыга. Хәзинәне сез күкләрдә туплагыз: анда аны көя дә кисми, тутык та басмый, караклар да кереп урлап чыкмый, чөнки хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр.
Zkoumat Маттай 6:19-21
12
Маттай 6:24
Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас, чөнки берсен ул яратмас, ә икенчесе күңеленә якын булыр; берсенә тугрылык саклар, икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Zkoumat Маттай 6:24
13
Маттай 6:30
Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар!
Zkoumat Маттай 6:30
14
Маттай 6:3-4
Әгәр хәер бирәсең икән, уң кулың ни кылганны сулы белмәсен, ярдәмең яшертен эшләнсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Zkoumat Маттай 6:3-4
15
Маттай 6:1
Карагыз аны, тәкъва эшләрегезне кешеләр күрсен дип башкармагыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.
Zkoumat Маттай 6:1
16
Маттай 6:16-18
Ураза тотканда икейөзле адәмнәр сыман караңгы чырайлы булмагыз; ураза тотуларын кешеләр күрсен дип алар шулай боегып йөри. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде. Син исә ураза тотканда чәчләреңне майлап, битләреңне юып йөр; синең ураза тотуыңны башкалар түгел, ә бәлки күзгә күренмәс Атаң гына белсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа шул чагында әҗереңне бирер.
Zkoumat Маттай 6:16-18
Domů
Bible
Plány
Videa