I Көринтлеләргә хат 9
9
Рәсүлнең хокуклары
1Әллә мин ирекле түгелме? Мин рәсүл түгелме? Әллә мин Хакимебез Гайсәне күрмәдемме? Хакимебез миңа тапшырган хезмәтнең җимеше түгелмени сез? 2Башкаларга рәсүл булмасам да, сезнең өчен мин – рәсүл, чөнки рәсүллегемне Хакимнеке булуыгыз дәлилләп тора.
3Мине гаепләүчеләргә каршы түбәндәгечә җавап бирәм. 4Хезмәтебез өчен аш-суыгыз белән тукланырга хакыбыз юкмыни? 5Башка рәсүлләр кебек, Хакимебез Гайсәнең бертуган кардәшләре яки Кифас кебек безнең дә, имандашларыбыз арасыннан хатын алып, алар белән сәфәр чыгарга хакыбыз юкмыни? 6Җан асрар өчен Барнаб белән мин генә эшләргә тиешмени?
7Гаскәриләрнең кайсысы үз хисабына хезмәт итә? Йөзем бакчасы утырткан кеше үзенең җимешен ашамыймыни? Көтү көткән кеше малларының сөтен эчмиме? 8Кеше фикере генә бу, дип уйламагыз. Канун да шул хакта сөйли түгелме соң? 9Муса канунында «ашлык суга торган үгезнең авызын бәйләп куйма» дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында гына кайгыртамы? 10Әллә ул сүзләр безнең өчен дә әйтелмәгәнме? Әйе, бу безнең өчен язылган, чөнки сөрүче, уңыштан үз өлешемне алырмын, дигән өмет белән сөрергә, ашлык сугучы да шундый ук өмет белән сугарга тиеш. 11Әгәр күңелләрегезгә рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш көтеп, сездән күпне таләп итәбезмени? 12Башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Ләкин без бу хокуктан файдаланмадык, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне таратканда комачаулык булмасын өчен, без бар нәрсәгә түзәргә әзер. 13Аллаһы йортында эшләүчеләрнең шул йорттан туклануын, мәзбәхтә хезмәт итүчеләрнең шундагы корбаннардан өлеш алуын белмисезмени? 14Шуның кебек үк, Хакимебез Гайсә дә Яхшы хәбәрне таратучыларга шул хезмәтләре хисабына көн күрергә әмер бирде.
15Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым, бу сүзләрне дә сездән ярдәм көтеп язмыйм. Мин моның белән горурланам, һәм шушы горурлыктан мәхрүм булуга караганда үлүемне артыграк күрәм. 16Әгәр мин Яхшы хәбәрне таратам икән, монда мактанырлык нәрсә юк, чөнки бу – минем вазифам. Әгәр Яхшы хәбәрне вәгазьләүдән туктасам, башыма кайгы-хәсрәт төшсен! 17Бу эшне үз теләгем белән башкарсам, әҗере булыр иде; әмма мин үзбелдегем белән башкармыйм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне үтим. 18Минем өчен әҗере нәрсәдә соң? Ул шуннан гыйбарәт: Яхшы хәбәрне таратканда мин үз хокукларымнан файдаланмыйм, бу хезмәтне бушлай башкарам.
19Бар нәрсәдән азат булсам да, мөмкин кадәр күбрәк кешене Аллаһыга китерү өчен, мин үземне бөтенесенең колы иттем. 20Яһүдиләрне Аллаһыга китерү өчен, алар арасында яһүди кебек булдым. Үзем Муса кануны буенча яшәмәсәм дә, Канунга буйсынучыларны Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунга буйсынучы кебек булдым. 21Муса канунын белмәүчеләрне Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунны белмәүчедәй булдым. (Бу, әлбәттә, Аллаһы алдында канунсыз яшим дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам.) 22Вөҗданнары зәгыйфь адәмнәрне Аллаһыга китерим дип, мин үземне алар кебек тоттым. Һичьюгы кайберләрен булса да коткарыр өчен, һәммәсе янында үзләре кебек булдым. 23Боларны мин Яхшы хәбәрне тарату һәм аның фатихаларына ирешү өчен башкарам.
24Ярыш мәйданында йөгерүчеләрнең күп булуын, әмма берсенең генә бүләк алуын беләсездер. Шулай булгач, бүләк алырлык итеп йөгерегез! 25Ярышка әзерләнгәндә һәрберсе үзен күп нәрсәдән мәхрүм итә. Алар моны шиңә торган бер таҗ алу өчен эшләсә, без исә беркайчан шиңми торган таҗ алырга омтылабыз. 26Шуңа күрә дә мин максатсыз кешедәй йөгермим, йодрыгым белән һаваны төймим. 27Башкаларга Яхшы хәбәрне игълан итеп тә, үзем ярыштан читтә калмас өчен, мин тәнемне чыныктырам, аны үз ихтыярыма буйсындырам.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 9: ИНҖ2025
ማድመቅ
ያጋሩ
ኮፒ
ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ
© Институт перевода Библии, 2025