1
I Көринтлеләргә хат 9:25-26
Инҗил
ИНҖ2025
Ярышка әзерләнгәндә һәрберсе үзен күп нәрсәдән мәхрүм итә. Алар моны шиңә торган бер таҗ алу өчен эшләсә, без исә беркайчан шиңми торган таҗ алырга омтылабыз. Шуңа күрә дә мин максатсыз кешедәй йөгермим, йодрыгым белән һаваны төймим.
አወዳድር
{{ጥቅስ}} ያስሱ
2
I Көринтлеләргә хат 9:27
Башкаларга Яхшы хәбәрне игълан итеп тә, үзем ярыштан читтә калмас өчен, мин тәнемне чыныктырам, аны үз ихтыярыма буйсындырам.
3
I Көринтлеләргә хат 9:24
Ярыш мәйданында йөгерүчеләрнең күп булуын, әмма берсенең генә бүләк алуын беләсездер. Шулай булгач, бүләк алырлык итеп йөгерегез!
4
I Көринтлеләргә хат 9:22
Вөҗданнары зәгыйфь адәмнәрне Аллаһыга китерим дип, мин үземне алар кебек тоттым. Һичьюгы кайберләрен булса да коткарыр өчен, һәммәсе янында үзләре кебек булдым.
ቤት
መጽሐፍ ቅዱስ
እቅዶች
ቪዲዮዎች