I Көринтлеләргә хат 8

8
Потларга корбан ителгән ризык турында
1Потларга корбан ителгән ризыкка килгәндә, «бу турыда бөтенебезнең дә белеме бар» дип әйтәбез. Ләкин белем тәкәбберләндерә, мәхәббәт исә көч бирә. 2Берәү, нәрсәдер беләм, дип уйласа да, ул әле аны тиешенчә белми. 3Ә инде Аллаһыны яраткан кешене Аллаһы Үзе дә белә.
4Димәк, потларга корбан ителгән ризыкны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар – бу дөньяда бернәрсәгә ярамаган буш нәрсә, бердәнбер Аллаһыдан гайре башка илаһ юк. 5Җирдә яисә күктә илаһ дип аталган затлар булса да (андый «илаһлар» һәм «хуҗалар» дөрестән дә күп), 6безнең Атабыз Аллаһы бары тик бер генә. Бөтен нәрсә Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Безнең бер Хакимебез – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аша яратылды, һәм без Аның аша тормыш алдык.
7Әмма барча кешедә андый белем юк. Элек потларга табынган кайбер адәмнәр, ялган илаһларга китерелгән ризыкны ашаганда, бу – илаһларга багышланган корбан, дип уйлап, үзләренең зәгыйфь вөҗданнарын пычрата. 8Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чөнки ашамасак та, бернәрсә югалтмыйбыз, ашасак та, бернәрсәгә ирешмибез.
9Ләкин карагыз аны, сезнең шулай ирекле булуыгыз вөҗданы зәгыйфь кешеләрне юлдан яздырмасын. 10Зәгыйфь вөҗданлы берәү синең, белемле адәмнең, потханәдә табын янында утыруын күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? 11Бу очракта синең белемең зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Ә Мәсих аның өчен дә үлде бит. 12Имандашларыгызга карата шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гөнаһ кыласыз. 13Әгәр ашаган ризыгым белән имандашымны юлдан яздырам икән, аны гөнаһка этәрмәс өчен башка беркайчан да ит ашамаска ризамын.

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ