I Көринтлеләргә хат 7

7
Өйләнешү турында
1Сез миңа «ир кешенең хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кермәве яхшы» дип язасыз. 2Әмма фәхешлек булмасын өчен, һәр ирнең – үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын. 3Ир – хатынына, хатын – иренә карата үз бурычын үтәсен. 4Хатын үз тәненә үзе түгел, ә ире хуҗа; шуның кебек үк ир дә үз тәненә үзе түгел, ә хатыны хуҗа. 5Үзара килешенгән, дога кылуга багышланган вакыттан гайре бер-берегездән читләшмәгез; сезнең тотнаксызлыктан файдаланып иблис аздырмасын өчен, соңыннан тагын бергә булыгыз. 6Хәер, моны әмер итеп түгел, сезгә юл куеп әйтүем. 7Бар кешенең минем кебек булуын теләр идем дә, әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берсенең – бер төрле, икенчесенең – башкача.
8Кияүгә чыкмаган һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек ялгыз булу яхшырак. 9Әмма инде түзә алмасалар, кияүгә чыксыннар. Җенси дәрт белән януга караганда, гаилә корып яшәү яхшырак.
10Ә инде өйләнешкәннәргә мин түгел, Хакимебез Үзе әмер бирә: хатын иреннән аерылмасын. 11Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез яшәсен яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
12Ә башкаларга Хакимебез түгел, мин әйтәм: әгәр имандашыгызның иман итмәүче хатыны булып, хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламасын. 13Иман китергән хатынның иман итмәүче ире аның белән яшәргә риза икән, хатын аны ташламасын. 14Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Әгәр киресенчә икән, сезнең балаларыгыз саф булмас иде, хәзер исә алар изгедер. 15Иман итмәүче ир яки хатын аерылырга теләсә – аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын үз иренә яки хатынына бәйле түгел. Аллаһы безне иминлектә яшәргә чакыра. 16И хатын, каян беләсең, бәлки иреңне коткара алырсың? Ир кеше, каян беләсең, бәлки хатыныңны коткарырсың?
Һәркем Аллаһы чакырган хәлдәгечә яшәсен
17Сезнең һәрберегез Хакимебез Гайсә билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырганда нинди хәлдә булса, шулай яшәсен. Бөтен бердәмлекләрдә мин шушы кагыйдәне кабатлыйм. 18Аллаһы чакырганда кемдер сөннәтле булган икән, моны яшерүнең кирәге юк. Аллаһы чакырганда кемдер сөннәтсез булган икән, шул килеш кала бирсен. 19Сөннәтле яки сөннәтсез булуның әһәмияте юк, Аллаһы әмерләрен үтәү генә мөһим. 20Аллаһы чакырганда кем нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен. 21Аллаһы чакырганда син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма мөмкинлегең булса, иреккә чык#7:21 Бу өлешне болай да аңларга мөмкин: «…иреккә чыгарга мөмкинлегең булса да, кол хәлендә калуың яхшырак».. 22Хакимебез Гайсә тарафыннан чакырылган кол – Аның ирекле кешесе; ә инде чакырылган ирекле кеше – Мәсихнең колыдыр. 23Сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз. 24Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
Ялгызакларга киңәш
25Ялгызакларга карата Хакимебез Гайсә тарафыннан бирелгән әмерем юк, ләкин Хакимебезнең мәрхәмәте белән ышанычлы кеше буларак киңәш бирәм. 26Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим. 27Гаиләле булсаң, аерылу турында уйлама. Хатынсыз калгансың икән – хатын эзләмә. 28Хәер, өйләнсәң дә гөнаһ кылмассың. Кияүгә чыккан кыз да гөнаһлы булмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак, ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.
29Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт аз калды. Моннан ары хатынлылар – хатынсызлар кебек, 30елаучылар – еламаучылар, шатланучылар – шатланмаучылар, сатып алучылар – сатып алмаучылар, 31бу дөньяда булган нәрсәләрдән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсын. Чөнки дөнья үзенең хәзерге хәлендә бетүгә таба бара.
32Ә мин сезнең мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше, Хакимебез Гайсәгә ярарга тырышып, Аның эшләрен кайгырта, 33ә өйләнгән кеше, хатынына ярарга тырышып, дөньяви тормышны кайгырта, 34аның игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Хакимебез Гайсәнең эшләрен кайгырта, ә инде кияүгә чыккан хатын, иренә ярарга тырышып, дөньяви тормышны кайгырта. 35Мин моны сезнең файдага сөйлим, сезгә богау салырга теләмим. Әдәп белән яшәп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә, Хакимебезгә бирелеп хезмәт итүегезне телим.
36Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпли икән, теләгәнен кылсын – аны кияүгә бирсен, гөнаһы булмас. 37Әмма кеше үз фикерендә нык торып, үз ихтыяры белән, беркем тарафыннан мәҗбүр ителмичә кызын кияүгә бирмәскә карар кыла икән – яхшы эшли. 38Шулай итеп, кызын кияүгә бирүе әйбәт икән, кияүгә бирмәве тагын да әйбәтрәк#7:36-38 Бу аятьләрне болай да аңларга мөмкин: «36 Әгәр берәү үз кәләшенә карата килешмәгәнне эшлим дип саный һәм үзенең җенси дәртен тыеп тора алмыйча өйләнергә тиеш дип исәпли икән, теләгәнен кылсын – өйләнсен, гөнаһы булмас. 37 Әмма кеше үз фикерендә нык торып, үз ихтыяры белән, беркем тарафыннан мәҗбүр ителмичә кәләшенең сафлыгын сакларга карар кыла икән – яхшы эшли. 38 Шулай итеп, кәләшенә өйләнүе әйбәт икән, өйләнмәве тагын да әйбәтрәк»..
39Ире исән чакта хатын аңа бәйле; ире үлә калса, үзе теләгән кешегә кияүгә чыгарга ирекле, әмма Хакимебез Гайсәгә ышанган кешегә генә. 40Әгәр кияүгә чыкмаса, хатын, минем фикеремчә (ә мин үземдә Изге Рух бар дип уйлыйм), бәхетлерәк булыр.

ማድመቅ

ያጋሩ

ኮፒ

None

ያደመቋቸው ምንባቦች በሁሉም መሣሪያዎችዎ ላይ እንዲቀመጡ ይፈልጋሉ? ይመዝገቡ ወይም ይግቡ